erid:2VtzquqpS7d
Язылучылар арасында безнең районнан да җиңүчеләр бар
Арча яңалыклары

Язылучылар арасында безнең районнан да җиңүчеләр бар

Җиңүчеләрне котлыйбыз

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте оештырган "Язылган өчен санаторийга юллама, кар чистарткыч, телевизор һәм башка бүләкләр" акциясе тәмамланды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге бүләкләр быелгы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылганнар арасында уйнатылды. 

Безнең районнан 3 кеше бүләк оту бәхетенә иреште. Оештыручылар җибәргән мәгълүмат буенча, Нурмөхәммәтова Л. - инструментлар җыелмасы, Павлова Р. - смартфон һәм Рафикова В. кар чистарткыч оттылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм безнең белән элемтә керүләрен көтеп калабыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре татмедиа

Нет комментариев