Юл аша чыгучы 8 яшьлек малайны машина бәрдергән
Нәтиҗәдә, баланың умыртка баганасы сынган
Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыгарга уйлаган 8 яшьлек малайны машина таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
12 декабрьдә көндез Дементьев урамында тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 8 яшьлек малайны чит ил автомобиле бәрдереп киткән.
Нәтиҗәдә, баланың умыртка баганасы сынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев