Жилкомбытсервис техникасын төзек дип таптылар
Жилкомбытсервис техникасын төзек дип таптылар
16 майда Арча районының “Жилкомбытсервис” ширкәтендә тракторларга һәм махсус техникага техник карау узды. Техник карау өчен 13 берәмлек техника тәкъдим ителде. Бу хакта безгә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Бөтен техника техник карауны уңышлы узды. “Жилкомбытсервис” ширкәте механизаторлары ел саен техник карауга җавалы карый”, – дип билгеләп үтте ул.
“Жилкомбытсервис” ширкәте коллективы ел буе халыкка хезмәттә. Кыш айларда урамнарны кардан чистарталар, шәһәрне төзек тотуга, матурландыруга зур өлеш кертәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев