Зур җиңүләре белән!
Райондашларыбыз Мәскәүдә “Абилимпикс” милли чемпионатында 1нче урын алып кайтты.
26-29 октябрьдә Мәскәүдә Абилимпикс милли чемпиона-тының финалы узды. Абилимпикс – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла торган чемпионат. Анда ел саен безнең райондашларыбыз да катнаша һәм ел саен районыбызга уңышлары белән кайта. Быел да ике яшь райондашыбыз алдынгы урыннар яулап, Арчабызның данын еракларга танытты.
Чемпионатта Россиянең 173 субъектыннан 869 кеше катнашкан. Ел дәвамында баручы республика, төбәк сайлап алу турларыннан узган сәләтлеләргә йомгаклау этабында катнашу бәхете дә елмайды. Алар арасында Арча агросәнәгать көллиятенең 2 курс студенты Зөлфия Сибәгатуллина һәм Иске Чүриле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева да булып, икесе дә 1нче урын алды.
Гүзәл чемпионатта икенче елын катнашса (былтыр ыргак белән бәйләү осталыгын күрсәткән), Зөлфия беренче тапкыр гына үзен ыргак белән бәйләү компетенциясендә сынап караган.
“Укучымның үз-үзенә ышанычы, җиңү яулау теләге аңа 1нче урынга этәргеч бирде, – ди Арча агросәнәгать көллияте филиалының һөнәргә өйрәтү остасы Әлфия Мортазина. –Ярышларга җитди әзерләндек, чөнки жюри осталыкны, тизлекне һәм пөхтәлекне дә бәяли. Чемпионат мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырылса да, катнашучыларның тырыш, максатчан булуы сокландырды. Безнең өчен борчылып йөргән һәм мөмкинлекләре чикле балаларны һөнәргә өйрәтү группасын җыюның башында торган директорыбыз Зөлфәт Дәүләтбаевка, Илдар Гайнетдиновка һәм эшләгән коллективыма рәхмәтем зур”.
Әлбәттә, остазларның да кайчандыр үзләрен һөнәргә өйрәткән остазы була. Әлфия Мортазина да остазы – Арча педагогия көллияте укытучысы, чемпионатның эксперты Фәридә Гайнетдинованың киңәшләрен, өйрәткәннәрен истән чыгармыйча, аңа рәхмәтле булып эшли. Үзе дә эксперт икән Әлфия ханым. Зөлфиянең кул эшенә оста икәнен кыз Яңа Кенәр мәктәбендә ярышларда катнашканда ук күреп калган да, бирегә укырга килгәч аны Абилимпикска әзерли башлаган. Нәтиҗәсе – җиңү!
“Мин кечкенә чактан ыргак белән бәйләргә яратам. Моңа кадәр конкурсларда катнашкан булса да, 1нче урын алган юк иде. Мине әзерләгән Әлфия Мөдәрис кызына, барлык остазларыма рәхмәтемне җиткерәм”, – ди Зөлфия Сибәгатуллина.
Чемпионатта энә белән бәйләү компетенциясендә җиңүче Гүзәл Вәлиева да остазы Фәридә Гайнетдиновага рәхмәтләрен җиткерә. Фәридә Габбас кызы конкурсларда катнашучы күп райондашларыбызның остазы. Укучыларының уңышларына куанып, горурланып эшли. Чемпионатның финалында мәктәп укучылары арасында снуд (кыш көне муенга киеп куела) бәйләү буенча көч сынашкан. Әзерләнгәндә бер төрле бизәк белән бәйләргә өйрәнсәләр, ярыш вакытында 30 процент үзгәреш кертелә икән. Эшләргә бирелгән 3 сәгатьне Гүзәл 17 минут алдан тәмамлый. Киемнең кырыйларын үзе уйлап тапкан бизәк белән төгәлли.
“Дәресен әзерләп бетергәч төнге 2гә кадәр бәйләп әзерләнеп утыра иде, чөнки ярышка әзерләнүнең критерийлары күп. Остазы Фәридә Гайнетдинова зур таянычы булды. Без кызым белән гел аның янына барып йөрдек. Ул хезмәтнең бар нечкәлеген аңлатып, киңәшләре белән бик ярдәм итте. Кызымны, әзерләнсен дип өйдәге эшләрдән азат итәргә тырышсам да, ул миңа булышудан да туктамады. Безгә ышаныч белдергән остазыбызга, Арча педагогия көллияте коллективына, хезмәттәшләргә рәхмәтебез чиксез”, – ди Гүзәлнең әнисе – Мәскәүгә кадәр барып кызына көч биреп торган Ләйсән Вәлиева.
“Абилимпикс” милли чемпионатында Татарстан җыелма командасы 2нче урын алып кайтты. Һәм шулар арасындагы 96 катнашучының икесе безнең районнан булуы, өстәвенә, республика горурланырлык урыннар яулавы – әти-әниләрнең, остазларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев