1 июль – хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне
Эх яшисе дә, яшисе иде әле...
Районның “Сугышчан туганлык” берләшмәсе (җитәкчесе Сергей Баһаветдинов) ветераннары хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, яуда һәлак булган, кайткач, тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән ир-егетләрне искә алдылар. Алар һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, зиратларда, кайберләренең гаиләләрендә булдылар.
Без дә, Иске Төрнәле ветераннары, зиратларга бардык, каберләр янында догалар укып, мәрхүмнәрне искә алдык. Исәннәрнең дә хәлләрен белдек. Әфганстанда хәрби хезмәт үткән сугышчылар Иске Төрнәле авылыннан Әнис Миңнеханов, Илнур Хәбибуллин һәм мин, Фәнис Тимашев, Иске Төрнәле һәм Көек авыллары зиратларына җирләнгән хезмәттәшләребез һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның каберләре янында булдык.
Менә кемнәр алар: Әфганстанда армия хезмәтендә булган, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, исән-сау туган авылларына кайткан, тыныч тормышта эшләп, Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрне яшәп, бакыйлыкка күчкән Көектән иң беренчеләрдән булып Әфганстанга кергән Идрис Надршин, Ризван Нуриязданов, Ринат Төхбәтуллин, Иске Төрнәледән Мөдәрис Хәйретдинов, махсус хәрби операциядә һәлак булган Бахтияр Халҗанов. Моңсу хатирәләр белән якты итеп искә алдык үзләрен. Сүзебез дога булып барып ирешсен. Эх, яшисе дә яшисе иде әле... Язылган гомерләр, бернишләп тә булмый, дип күңелне юатабыз. Исәннәргә тыныч тормышта авырмыйча, шатлык-куанычлар белән яшәргә язсын!
Фәнис Тимашев.
Иске Төрнәле авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев