55 ел бергә гомер итү - зур бәхет
Зөбәрҗәт бик сирәк очрый торган кыйммәтле таш. Борынгы заманда ул үзенең магиясе белән талисман урынында йөргән. Бу таш һәр кешегә чын мәхәббәт һәм тугырылык тараткан.
Зөбәрҗәт туй – бигрәк тә сирәк очрый торган туй. Чөнки бик сирәк парлар гына бер – берсе белән 55 ел буе бергә яши ала.
Арча районы Каенсар авылында яшәүче Ваҗиһә һәм Касыйм ХӨСНЕТДИНОВЛАР гаиләсе мондый бәхеткә ия бүген. Бу озын тормыш юлын алар бер-берсен яратып, кулны-кулга тотынышып узган. 4 малай үстергәннәр, аларга белем биргәннәр, олы тормыш юлына озатканнар. Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, борчулары да аз булмый, әлбәттә. Ләкин алар бер-берсенә терәк булып, бер-берсен саклап гомер итә. Балаларына өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк дигән дөрес тәрбия биргәннәр. Хәзер оныкларына да гаилә гореф-гадәтләрен тапшыралар.
Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
Бүген 15 май Гаилә көне уңаеннан бу бәхетле парларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм белән котладылар. Яңасала авыл җирлеге башлыгы А. И. Сафин "Сез гомер буе яраткан йөрәк җылысын күтәреп бару үрнәге булып торасыз. Сезнең мөнәсәбәтләр безнең өчен, яшьләр өчен, сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз өчен үрнәк булып тора. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш телибез"– дип изге теләкләрен, бүләкләрен тапшырды һәм Арча район башлыгы А. Г. Хисамутдиновның котлауларын җиткерде.
Яңасала авыл китапханәчесе Бурханова Ф.А.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев