erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

“ӘНИ TV”: балалардан әниләргә бүләккә бәйрәм

Көзнең соңгы аенда илебездә әниләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан без, Арчаның унынчы бакчасы тәрбиячеләре, балаларның кадерле кешеләре өчен татар телендә, телевизион программа форматында бәйрәм чарасы оештырдык.

Бу көнне “ӘНИ ТV” каналы эшләде. Программа алып баручылары да нәниләр үзләре булды. Алар ярдәме белән берсеннән- берсе кызыклы тапшырулар “эфирга чыкты”. “Балалар теле белән” тапшыруын карап, әниләр  балаларының нинди кызыклы әйберләр турында сөйләгәннәрен белделәр. “Көйне таны” тапшыруы кунаклары да әниләр булдылар. Алар балачак җырларын танып белделәр. “Җырлыйк әле”, “Биик әйдә” тапшыруларында балаларының чыгышларын карап, ял иттеләр. Шулай ук әниләрнең актерлык осталыклары да сыналды.

Балачак бәйрәме әкияти геройлардан башка үтми. Көтелмәгән кунак булып Убырлы Карчык килде, аның да телевидениедә эшлисе килүе билгеле булды. Ул ,тырышып, кызыклы тапшырулар эшләргә өйрәнде, үзен әдәпле, яхшы тотты. Шуңа да балалар аны үз яннарына ярдәмче итеп эшкә алдылар. Убырлы күлмәкләренең, бизәнү әйберләренең дә кирәге чыкты, алар ярдәмендә “Модный приговор” тапшыруы күрсәтелде. Кунаклар яңа образларда сәхнәдә үзләрен иркен тота алдылар. “Кызган таба” тапшыруында әниләрнең коймак пешерү җитезлеге сыналды. “Шигъри мизгелләр” сәхифәсендә балалар әниләргә матур теләкләрен җиткерделәр, чара ахырында үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.

Бәйрәм күңелле һәм җылы атмосферада үтте.Нәниләребезнең туган телләрендә җырлап-сөйләүләре әниләр күңеленә дә рәхәтлек бирде. Ә без һәр сабыйның бала чагы күңелле бәйрәмнәрдән генә торсын дип телибез.
                       

Тәрбиячеләр: Эльмира Фатыйхова, Ләйсән Шәмсетдинова
                            Татар теле тәрбиячесе: Рәмзия Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев