«Әниләр көне» – бакчабызда җылы бәйрәм
Әни! Һәр кеше өчен иң изгесе, иң кадерлесе! Доньяга килгәч безне йомшак куллары белән иркәләгән, бишек җырларын көйләгән. Һәм бу җылылыкны гомер буе саклап, гаилә учагын җылытучы да яктыртучы да алар бит...
Бүген безнең 1 номерлы балалар бакчасына йөруче кечкенәләр төркемендә "Көзге бәйрәм" белән бергә Газиз кешеләребез булган "Әниләр көнен" билгеләп үттек. Бәйрәмебез балаларның шигырьләре, биюләре,җырлары белән матур нотада үрелеп барды.Кунакка көз кызы да килгән иде, ул балалар белән кызыклы уеннар уйнады,жырлар җырлады, күңелле бәйгеләр оештырды. Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган открыткалары белән әниләрен котладылар. Бу матур күркәм бәйрәмнәребез аша әниләр белән балалар арасындагы җылылыкны тою, күрү узе бер шатлык булып тора.
Тәрбиячеләр: Мифтахова С.Р., Хөсәенова Э. К.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев