erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Әниләргә бүләк ителгән якты мизгелләр

Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә.

Ел саен, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне билгеләп үтелә . Шул уңайдан Арчаның 1нче балалар бакчасының икенче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләре өчен зур тамаша әзерләде. Бәйрәмдә " Әни+"  телевидение каналы "эшләде" һәм бөтен тапшырулар әниләргә багышланган иде. Әниләр "Яңалыклар", "Барысыннан да яхшырак", "Гаҗәеп кешеләр", "Уйнагыз, гармуннар!", "Сәхнә+" тапшыруларын карадылар, үзләре дә тапшыруларда теләп катнаштылар. Кичә балаларның матур җырлары, дәртле биюләре, эчтәлекле шигырьләре белән үрелеп барды. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган матур бүләкләрне әниләренә тапшырды. Бәйрәмгә килгән һәр әни кәнагать калды.
Кадерле әниләребезгә ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы, хыялларының тормышка ашуын телибез.

Тәрбячеләр Гөлназ Сәгыйтова, Динә Шигабиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев