Арча районында интернет аша алдау юлы белән кылынган мошенниклык эше судка җибәрелде
Арча районында интернет аша товар алу белән бәйле мошенниклык факты буенча җинаять эше судка юлланды. Тикшерү барышында вакыйганың барлык шартлары ачыкланган, китерелгән матди зыян тулысынча капланган.
Арча районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дознание төркеме тарафыннан 2026 елның 5 июлендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 1 нче өлеше («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Арча районында яшәүче балигъ булмаган кыз 2026 елның май ахырында интернеттагы сәүдә мәйданчыгыннан чит кеше исеменә теркәлгән аккаунт аша товарларга заказ рәсмиләштергән. Заказлар ул рәсми булмаган нигездә эшләгән бирү пунктына китерелгән. Хезмәткәрләрне ялгыш фикергә кертү нәтиҗәсендә товарларны законсыз рәвештә алып чыккан. Килгән зыянның күләме 10 400 сум 96 тиен тәшкил иткән.
Тикшерү барышында җинаять кылуга китергән берничә сәбәп тә ачыкланган. Алар арасында балигъ булмаган хезмәткәрнең матди җаваплылыксыз эшкә җәлеп ителүе, товарлар хәрәкәтенә тиешле контроль булмавы, инвентаризациянең сирәк үткәрелүе, видеокүзәтү системасының бинаның барлык өлешләрен дә колачламавы һәм эш урынында чит кешеләр булу очраклары бар.
Шулай ук балигъ булмаган баланың тәртибе һәм буш вакытын контрольдә тоту буенча законлы вәкилләр тарафыннан тиешле күзәтү җитәрлек дәрәҗәдә булмавы да сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтелә.
«Җинаятьләрне кисәтүдә техник контроль генә түгел, хезмәткәрләрне сайлап алу һәм балигъ булмаганнарны күзәтү дә зур әһәмияткә ия», – дип искәртәләр Арча районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә.
Хәзерге вакытта җинаять эше судка карауга җибәрелгән. Җинаять нәтиҗәсендә китерелгән матди зыян тулысынча капланган.
Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге район халкына интернет аша заказлар рәсмиләштергәндә чит кешеләрнең аккаунтларын кулланмаска киңәш итә. Товарны алганнан соң, аның өчен түләмичә бирү пунктыннан чыгып китәргә ярамый.
Заказ бирү пунктлары хуҗаларына видеокүзәтү системаларын камилләштерергә, «сукыр зоналарны» бетерергә, товар әйләнешен даими контрольдә тотарга, хәвефсезлек тикшерүләрен вакытында үткәрергә һәм эшкә кабул ителә торган хезмәткәрләрне җентекләп тикшерергә киңәш ителә.
Арча районы буенча полиция хезмәткәрләре гражданнарны уяу булырга, интернетта сатып алулар вакытында саклык чараларын үтәргә һәм уйланылмаган гамәлләрдән тыелырга чакыра.
Татарча тәрҗемәсе:
Арча районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дознание төркеме дознавателе, полиция лейтенанты Ирина Пименова .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев