28 нче февральдә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә XXIII Халыкара Каюм Насыйри исемендәге эзләнү-тикшеренү эшләре конференциясе узды.
Әлеге мәртәбәле конференциядә Арча районы укучылары да катнашты һәм матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Гүзәл 1 нче урынга, Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәкимова Рәзинә 3 нче урынга лаек булдылар. Районыбызның тырыш кызларын, аларны әзерләүче мөгаллимәләр Ләйсән Фоат кызын һәм Гөлия Марсил кызын зур уңышлары белән котлыйбыз!
Район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина
Нет комментариев