Бүген безнең бакчабызда иртәдән бәйрәм рухы булды
"Талантлы гаиләләрнең салават күпере" исеме белән гаилә театрлары фестивале узды.

Билгеле булганча, быел бакчабыз ТРсы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен,гореф- гадәтләрен,мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына ярдәм күрсәтү грантын отты. Шушы проектны йомгаклау чарасы итеп бүгенге театр фестивале узды. Анда балалар, әти-әниләр,әби-бабайлар катнашты. Чара бик күңелле үтте.
Кечкенәләр төркеме "Шалкан", уртанчылар "Өч кыз", зурлар төркемнәре " Теремкәй", " Алтын алмалар", мәктәпкә әзерлек төркемнәре " Бүре һәм җиде кәҗә бәтие", "Маша һәм аю" әкиятләрен татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерделәр. Тәрбиячеләр дә, балалар да, әти- әниләр дә бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр, рольләрне өйрәнгәннәр, матур костюмнар әзерләгәннәр. Чара ахырында төрле номмнацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар тапшырылды.
Арчаның 10нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина
Нет комментариев