erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Арчаның 11нче балалар бакчасы әтиләрне музейга чакырды

Без, Арчаның 11 нче балалар бакчасының тәрбиячеләре,Ватанны саклаучылар көнен бик тә үзенчәлекле форматта уздырдык.

Без әтиләрне,бабайларны,абыйларны Казан арты музеена чакырдык.Анда музей хезмәткәрләре үзенчәлекле һәм борынгы  экспонатлар белән таныштырып,аларның нәрсәгә кирәк булуын,хәтта алар турында кызыклы һәм бик тә мавыктыргыч мәгълүматлар белән бүлештеләр.
Балаларга гына түгел ,әтиләребезгә,бабайларыбызга бик кызык булды.Балалар тында алмыйча тыңлап барсалар,ә әтиләр кызыксынып мәгълүматларны  укып бардылар.Һәр бер тукталыш үзенчәлекле иде: балалар элек онны ничек барлыкка килүен белделәр,элек бишек нинди булганын,хәзерге кер юу машинасын элек нинди булуын һ.б. мәгълүматларны белделәр.
Балалар әтиләренә,бабайларына матур шигырьләр сөйләп,җыр бүләк иттеләр.Алай гына түгел,хәтта бергәләп бәйрәм хисен тудырып бүләк ясадылар.
Ә без үз чиратыбызда,музей хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез,эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
Барлык әтиләрне,бабайларны бәйрәм белән котлыйбыз.Сәламәтлек,озын гомер,балаларыгызның игелеген күреп тигезлектә яшәүләрен телибез.
Арчаның 11 нче балалар бакчасының 
уртанчылар төркеме тәрбиячеләре:
Әсхәдуллина Айгөл Гәрәфетдин кызы
   Хабибуллина Резеда Ирек кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре