erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Арчаның 7нче балалар бакчасында шагыйрә белән очрашу узды

Безнең 7 номерлы «Балачак» балалар бакчасында туган телебезне,гореф-гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирелә

Наласа авылында яшәп иҗат итүче, Казан шәһәрендәге "Мәгариф-Вакыт" нәшриятенең  Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйрәсе Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдинованы бакчабызга кунакка чакырдык. Бу очрашуны без зур түземсезлек белән көтеп алдык,шагыйрә апабыз  белән якыннан аралаша алуыбызга бик куандык.Гөлчирә апа үзенең балачак хәтирәләре белән уртаклашты,төпле киңәшләрен бирде.Без дә, үз чиратыбызда, балалар белән алдан әзерләнеп куйдык.Балалар шагыйрә апабыз иҗат иткән шаян шигырьләрне яттан сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.Очрашу ахырында Гөлчирә апа истәлеккә үзенең китапларын бүләк итте. Шушы кичәгә безне хөрмәт итеп килгән өчен аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез,ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Арчаның 7нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Ләйсән Мөхәмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев