erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның беренче балалар бакчасы балалары “Әлифба”ның туган йортында булдылар

Ниһаять без дә Арча педагогик көллиятендә эшләүче «Әлифба» музеенда кунакта булып кайттык.

Арча шәһәренең 1 нче номерлы балалар  бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар ы "Әлифба" музейда булдылар.

Әлифбаның авторлары – Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия  Вәлитова язмышы   турында Дамир Гилемшәехович бик эчтәлекле итеп сөйләде.

Җир йөзендә яшәгән төрле-төрле милләт  халыкларының әлифбасы бар музейда. Әлифбаның язылу тарихы турында бик кызыклы мәгьлүматлар белдек.

Дамир Гилемшәехович сөйләгәндә балалар бик кызыксынып тыңладылар, стенага эленгән рәсемнәрне  карадылар, музейда күргән һәр әйбергә сокландылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар хәреф танысын өчен нинди зур көч, хезмәт куйган безнең Әлифба авторлары.

Әлифба музеенан алган матур кичерешләр балалар күңелендә мәңге сакланыр.

Г.Б.Зиннәтова, Ә.Р.Габдельбарова, Г.Ф.Сәгыйтова, Э.Р.Тухфатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X