erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 7нче мәктәбендә кунакта

Безне, бер төркем ветераннарны, Арчаның 7нче мәктәбенә дәштеләр. Мәктәп бинасы тышкы һәм эчке яктан үзенә тартып тора.

 

Төзекләндерелгән, яңартылган. Стеналарда Мактау кәгазьләре, дипломнар, кубоклар... Пөхтәлек, чисталык хакында әйтеп тә торасы юк. Коллектив бик ачык. Менә шундый шартларда каршы алды безне мәктәп, 5 ветеранны.

“Бер күрешү – үзе бер гомер” кичәсен бик матур оештырганнар. Ул кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлевның алып баруы аеруча отышлы булды. 5 ветеранның берсе – Раузалина Фатыйх кызы Әминова иде. Күпләр аны район Мәдәният йортында эшләгән Роза апа дип белә. Аңа нибары 81 яшь кенә. Күңеле көр, сәламәтлегенә дә күз тимәсен. Әйтәсе фикерләрен, теләкләрен “Картаямыни соң йөрәк” дигән җыр аша җиткерде. Тумышы белән Иске Ашыт авылыннан. Кечкенәдән кино сәнгатенә гашыйк. Казанда киномеханиклар әзерләү курсларын тәмамлаган. Хәтта комсомол юлламасы белән Казахстанга чыгып киткән. Анда да киномеханик булып эшләгән. Язмыш Раузалинаны туган ягына кайтара. Ул район Мәдәният йортында җитәкчелек итә. Җыр-моңга гашыйк. Район мәдәният хезмәткәрләренең ветераннар советын җитәкли.

Кичәдә катнашкан тагын беребез – Сания Нәҗип кызы Архипова. Казанда эшли, крахмал заводында, Арчаның кунакханәсендә администратор булып хезмәт итә. Тормыш иптәше белән 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Җырларга ярата. Сания ханымның татар һәм рус җырларын матур итеп башкаруына сокланмый мөмкин түгел.

Шушы 7нче мәктәп урнашкан Айван авылыннан Гөлзилә Гафур кызы Миңнуллинаны якын-тирәдә белмәгән кеше юктыр. Айван авылы клубы мөдире булып эшли. Читтән торып Алабуга культура-агарту училищесында укый. Гомер буе культурада ул. Җиңел хезмәт түгел. 68 яшьтә булса да, яшьләрдән калышмый. Чараларны оештырып тора, үзе дә катнаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер кунагыбыз – Яңасаладан Оркыя Шакирҗан кызы Мөхәммәтҗанова. Яңасала авыл җирлегендә 14 ел секретарь, 17 ел аның рәисе булып эшли. Хәзер дә авыл җирлегендә ветераннар советы рәисе. “Көмеш чулпы” фольклор ансамблен җитәкли. Авылдашларын, райондашларын үзенең матур җырлары белән сокландыра.

Ә минем турыда Рәдиф Исмәгыйлев бәйнә-бәйнә сөйләде. 72 яшем тулса да, әле мин һаман сәхнәдә. Армия хезмәтен Германиядә үттем. Иң кызыгы шунда – Вадим Кожевников әсәре буенча төшерелгән  “Калкан һәм кылыч” (“Щит и меч”) фильмында эпизодик рольдә катнаштым. Танылган артистлар Вячеслав Тихонов, Валентина Титова, Николай Плотников һәм башка кинойолдызлар белән очраштым. Алабуга мәдәният училищесында үзешчән драма түгәрәге җитәкчесе белгечлеге алдым һәм Саратовта югары партия мәктәбен тәмамлап, югары белем алдым. Әле дә җәмәгать тормышында актив катнашам.

Без ветераннарның һәрвакыт әйтер сүзе бар. Мәктәп коллективы, укучылар белән очрашу күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. Рәхмәт, мәктәп коллективына.

Равил Габдрахманов. Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X