Ашытбаш һәрвакыт минем йөрәгемдә!
Ашытбаш авылы китапханәчесе Талия Сабитова яза.
Кеше дөньяга үз акылы белән туа, бу геннар, нәсел, табигать белән дә бәйледер. Шуңа күрә ул берәүгә күп, икенчесенә уртача, ә өченчесенә бик аз гына бирелә. Ә менә рәссам булу өчен бу гына җитми! Күп кирәк: бихисап талант, сабырлык, белем, күзәтүчәнлек, матурлыкны күрә һәм кадерли белү, тагын күңел җылысы да кирәк.
Һәм бу сыйфатларның барысына да ия буган кунагыбыз бездә бүген кунакта, рәссам, графикчы, Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Рәшит Хәмит улы Гаимов!
Рәшит Гаимов иҗатының төп темасы булып татар халкының тарихы, эпослары һәм риваятьләре тора.
Хезмәтләрендә эпосларга офорт техникасында эшләнгән иллюстрацияләр, Казан ханлыгы тарихына багышланган эшләр, пейзажлар күреп була. Офорт методы бик катлаулы һәм сәламәтлек өчен бик куркыныч санала. Гади генә әйткәндә, калайга очлы әйбер белән башта сурәтнең эскизын ясый. Аннан азот кислотасын эшкә җигә. Һәм килеп чыккан сурәтне махсус станок ярдәмендә кәгазьгә төшерә. Аның рәсемнәре тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнә. Ул тарихны сурәтләрдә мәңгеләштереп калдырырга тырыша. Арча тарихына да багышланган сурәтләре бар.
Әлегеге матур очрашуда Г.Тукай исемендәге урта мәктәп укучыларының матур биюләре, җырлары, тематик шигыръләре дә яңгырады.
Буяулар белән эшләү зур осталык һәм талант таләп итә. Рәссамның картиналарында төс, перспектива тойгысы күрәсең, болар барысы да аның кайдадыр махсус укыган дигән фикергә этәрә. Аның нәселендә үзеннән башка рәссамнар бар икән ләбаса. Рәссамның нәсел җепләре Ашытбаш авылына килеп тоташа, әнисе шушы авылдан чыккан. Әлеге чарага Рәшит абыйның туганы Равил абый Рахматуллинга да сүз бирелде. Ул үз чиратныда, Рәшит абый турында тулы эчтәлекле мәгълүмат җиткерде. “Бүген чын мәгънәсендә тарихи вакыйга, авылыбызга атаклы рәссам кайтты, -дип сүзен башлады ул. Безнең авылыбыздан данлыклы язучы Наил Касыймов чыккан дип йөри идек, инде менә хәзер рәссам да өстәлде дип сүзен дәвам итте. Картиналарына югары бәя бирде, үзенең дә рәсем сәнгате белән мавыгуларын сөйләде. Рәшит абыйның әнисенең кендек каны тамган җирен онытмавы һәм туганнарының каберлекләренә зиярат кылып, яңартып торыуын искәртте.
Шулкадәр матур, җанлы очрашу булды. Залда утыучы тамашачылар рәссамга үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Рәшит Гаимов мәдәният йортына “Токтамыш хан” , һәм “Последняя битва Идегея” исемле картиналарын бүләк итте.
Рәшит Хәмит улының эшләре төрле күргәзмә залларында: Татарстан Сынлы сәнгать музее, Волгоград өлкә картиналар галереясе, АКШ, Германия, Франция фондларында күрсәтелә.
Рәшит абыйга киләчәктә саулык-сәламәтлек, чиксез энергия, иҗат эшчәнлегездә зурдан-зур уңышлар телибез. Тормыштан ямь, илһам чыганагы табып, һәр туар таңга сөенеп яшәргә, безне яңадан-яңа картиналарыгыз белән куандырып торырга язсын сезгә!
Талия Сабитова, Ашытбаш авыл китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев