Бакчада өлкәннәр көне
Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур.Шул уңайдан Наласа гомуми үсеш бирү төрендәге «Балачак» балалар бакчасында бик күңелле итеп өлкәннәр көне уздырылды.
Әлеге чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кадерле кешеләре, әби-бабайлары чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты, матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, оныклары матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Балалары белән берлектә төрле уен-ярышларда катнаштылар. Өлкәннәребезнең йөзләрендә елмаю күрү һәммәбез өчен дә куаныч. Хөрмәтле өлкәннәребез,батырлыгыгыз,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Гел шундый якты йөзле,тәмле сүзле булып балаларыгызны,оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез.Кояшлы,якты, гомер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев