erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Без табигать дуслары

Экология мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп баса.

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр. Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла.

10 нчы балалар бакчасында "Без табигать дуслары " исемле чара булып узды. Балалар белән төрле кызык ярышлар, сорауларга жаваплар таптык. Табигатькә караган билгеләрнең нәрсә аңлатканын белдек. Чара барышында "Теремкәй" әкиятендәге җәнлекләр, "Урман хуҗасы" белән урманны чүп-чардан арындырдылар. Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешергә булмый.

10 нчы балалар бакчасы тәрбиячелэре:  Закирова Рәүзия Мөдәррисовна, Шәрәфетдинова Лилия Ринатовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев