Без - Тукай якташлары
30 нчы гыйнвар көнне безнең балалар бакчасында шигырь иҗат итүче якташларыбыз белән бик күңелле, мавыктыргыч очрашу булды. Ул “Без - Тукай якташлары” дип исемләнде.
Яраткан бакчабызга Арча шәһәрендә яшәп, балалар , өлкәннәр өчен иҗат итүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары, шагыйрә Халидә Фәйзрахманова, шагыйрь Дамир Нуриәхмәтов кунакка килделәр. Алар беренче аралашуда ук үзләренең ризалыкларын белдерделәр. Бик теләп безнең бакчага үттеләр.
Балалар килгән кунакларыбызны “Хәерле көн” җыры белән каршы алдылар. Аларны сәламләп бик матур биюләр, шигырьләр башкардылар. Быел, Тукаебыз елы уңаеннан, бакчабызда Тукай елын “Туган тел” җырын җырлап, ачып җибәрдек. Бәйрәмебезгә Тукай геройлары килү үзе бер ямь өстәде. Кунакларыбыз сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Ә балалар исә җавапсыз калмадылар, аларның шигырьләрен сөйләп, сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Балалар, кунаклар белән аралашып, бер-бер артлы сораулар яудырдылар, һәрберсенең дә сорауга җавап аласы килде. Шагыйрьләребез рәхәтләнеп җавап бирделәр. Үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкне тапшыру- искиткеч рәхәтлек, самимилек бирә бит ул. Шул форсаттан файдаланып, килгән кунакларыбызга чәчәкләр бүләк иттеләр. Бу очрашу бик җылы, рәхәт, матур атмосферада узды.

Халидә апа да, Дамир абый да балалар чыгышына бик югары бәя бирделәр. Үзләренең эчкерсез теләкләрен теләделәр. Без дә, үз чиратыбызда, яңа очрашулар насыйп булсын, дип, кунакларыбызны озаттык.
Арчаның 10 балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Искәндәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев