erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Безнең әтиләр - төрле һөнәр ияләре

Имин көннәр телибез

Октябрьнең өченче якшәмбесе – Әтиләр көне! Шул уңайдан Наласа гомуми үсеш бирү төрендәге "Балачак" балалар бакчасына җаваплы эштә хезмәт куючы әтиләрне : Биектау районы буенча Эчке эшләр бүлегенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе полиция майоры Айрат Әсәдуллинны, Арча районы электр челтәре хезмәткәре - электромонтёр Рөстәм Төхбәтуллинны,  шәхси эшмәкәр Раиф Мөхәмәтҗановны кунакка чакырдык. Алар балаларны үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар,төпле киңәшләрен бирделәр. Очрашу ахырында кунаклар балаларга киләчәк тормышларының имин булуын,бәхетле мизгелләрдән генә торуын теләделәр. Балалар аларның киңәшләрен тотып, үзләренә кирәкле һөнәр сайларлар. Нинди генә һөнәр сайласалар да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючән, тырыш, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Барыгызга да ныклы сәламәтлек,гаилә бәхете,тыныч – имин көннәр телибез.

I категорияле тәрбиячеләр: Гафурова Рафия, Хөсәенова Римма.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре