erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Бик күпләргә үрнәк алар

Сүзем дини гыйлем юлындагы остазларым турында.

Авыл мәчетендә гыйлем үзләштереп йөргән вакыт. “Әйдә, кил, минем яныма утыр“, – дип Разыя апа үз янына дәшә иде.  Коръән мәҗлесләрендә:  “Әйдә, син вәгазь сөйләрсең, телеңне, сөйләмеңне шомартырсың”, - дип бер дә яныннан җибәрмәде.

 Разыя апа 1935 елның 25 июлендә Югары Мәтәскә авылында туган. Яшьлеге авыр елларга туры килә, атлар да карый, урман да  кисә.

–  Мин туган вакытта ат суйганнар безнең гаиләдә. Хәлле гаилә булгандыр инде, – дип сөйли Разыя апа. – Зарифә әбием гел әйтә иде, ашлы да, эшле дә  булырсың, кызым, дип”.

Нәкъ шулай була. 1956 елда Югары Пошалымга Рамазан Гариповка кияүгә чыга. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә улы Илсур, килене Фәридә тәрбиясендә яши. 9 оныгының, 15 оныкчыгының, 1 оныкчык баласының кадерле дәү әбисе ул. Аш-су әзерләргә, бәйләргә, чигәргә, тегәргә оста Разыя апа. “Мине Пошалым халкы һәрвакыт хөрмәт итте. Бик рәхмәтлемен. 19 ел авылда Коръән укыдым, мәет юдым”, - дип сөйли остазым. - 30 яшемдә дингә килдем. Башта әни үлде, аннан Рамазанның әнисе, утырып Коръән укырга сорадылар. Биш вакыт намазны калдырганым юк, әлхәмдүлилләһ. Вакыт белән булышмадым, ак, мамык шәлне дә бәйләдем. Колхозда амбарда, күп еллар сыерларга бәрәңге пешердем”.

90 яшен тутырган Разыя апага Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. “Балалар әни, туган көнеңә нәрсә алыйк, диләр. Миңа берни кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләгем – гомерем бар“, – ди остазым.

Укытучым

2015 ел. Хөсния, Наилә абыстайларда дәресләр алганнан соң Арчага үзәк Җәмигъ мәчетенә укырга киттем. Инде хәреф таныгач, Рузия апа Гарипова 2нче сыйныфка кабул итте.

 Авыр еллар иде ул. Әни китте, әти китте, имгәнеп таякка калдым, операция өстәле... Бер-бер артлы килгән борчулар күңелдә бушлык барлыкка китерде. Нәрсәдер җитми күңелгә. Әнә шул вакытта Аллаһы Тәгалә мине мәчеткә китерде. Яңа дуслар, сабакташлар белән 3 ел сизелми дә үтеп китте. Бер гаилә булып 18 кеше мәдрәсәне тәмамладык.

Рузия апа килә-килешкә якын туганым кебек булды. 2007 елдан динне өйрәнә башлый. Казиледә  беренче укучыларын җыя. “Арчадан нинди машина туры килсә, шуңа утырып, кышкы бураннарда да бара идем, – дип сөйли Рузия апа. – Укулар кичке алтынчы яртыдан тугызга кадәр. Аллаһ Раббыбызга рәхмәт, юлда гел яхшы кешеләр очрады. Укучыларым да тырыш, мәгънәле булдылар.  2014 елдан унбер ел узган, гомернең үткәнен дә сизмәгәнмен”. Аннан үзәк мәчеттә гыйлем бирә башлый. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлый. Шулкадәр рәхәт итеп алып бара ул дәресләрне. Әле дә булса сораулар белән укытучыма мөрәҗәгать итәм, аның белән киңәшәм.

– Мин бик горурланам, укучыларым авылларда Коръән укый, имам булып эшли, – ди укытучым эчке бер горурлык белән.

Гөлгенә Гыйниятова. Югары Пошалым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев