erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Бик сагынам сине, әнием!

Сугыш чоры балалары, тыл ветераннары турында укыгач, аларның гомерләрен сагынып сөйләрлек түгел шул дигән нәтиҗәгә киләсең. Сезгә әниемнең сөйләгәннәрен язарга булдым.

 Әнием Хәмсәнә 1929 елда табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан Апаз авылында туган. Әтисе Хәйрулла һәм әнисе Миңсылу гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Яшьлек еллары сугыштан соңгы чорга туры килә. Ачлык, ялангачлык йөрәк бәгырьләренә төшә. Әтисе Хәйрулла 1940 елда фин сугышыннан кайтуга 1941 елны Бөек Ватан сугышына китә. 

Әтисе китеп берничә ай үтүгә абыйсы Корбангалине дә сугышка алалар. Гаиләдә олы кыз булганлыктан кечкенә сеңелләрен карау һәм әнисенә хуҗалыктагы эшләргә булышу әнием җилкәсен төшә. 

Томыш авыр була. Әни – гаиләдә олы апа берсеннән-берсе кечкенә сеңелләрен аякка бастыру теләге белән колхозның авыр эшләрендә дә эшли. Ул чорда колхоз тормышы хатын-кызлар, малайлар кулында кала.
Ә эш өлкән кешеләр өчен дә авыр була. Ул елларда ятимнәрне дә кызганучы да, яклаучы да булмый. Ә колхозга эшче куллар кирәк. Ничек авыр булса да түзә халык.

Районнан, чәчү вакыты җиткәч, чәчүлек орлык ташыталар. Ачлы-туклы эшләп йөрү бит ул. Чәчү тәмамлана, печән өсте җитә. Печән бетә, урак башлана. Барысы да хатын-кыз җилкәсендә. Кичләрен фронтка җибәрергә оекбаш, бияләйләр бәйлиләр. Кышын урман кисәләр. Әле аның өскә кигән киеме нәрсә диген, башта шәл, өстә сырган плюш бишмәт, аякта чабата. Ничек моңа адәм баласы түзгән! Бу хәлләрне сөйләгәндә әниемнең ни өчен елаганын хәзер генә аңладым.
Сугыш беткәнче авыл белән фронт арасында өчпочмаклы хатлар йөри. Әтиләре Хәйрулла яраланып госпитальгә эләгә. Әмма дәваланып чыгу белән кабат фронтка китә. Сугыштан әтисе бик каты яраланып кайта, яралардан озак яшәми, үлеп китә. 

Сугыш бетеп, 7 ел үткәч, ниһаять, абыйсы Корбангали туган авылына исән-сау кайта. 1953 елда гаилә Яңа Кенәр авылына күчеп килә. Әкренләп тормышлары җайлана. Хуҗалыкта булган авыр эшләрне эшләргә абыйсы булу тормышларын җиңеләйтә. Әнинең ике сеңлесе (Сәкинә һәм Мәйсәрә) кияүгә чыга. Әни абыйсы һәм туган апасы белән яши башлый. 

Мех берләшмәсенә эшкә урнаша, тегүче була. Бик матур чорда яшәделәр алар. Мин дә әнигә ияреп, тегү цехына бара идем. Анда эшләүче апалар җырлый-җырлый эшлиләр иде. Әй, әниләрнең күңелле итеп эшләгән еллары сагындыра. Бер бәйрәмне дә үткәрмичә калмыйлар иде, бигрәк тә истә калганы – Яңа ел бәйрәмнәре күңелле иде. Ул чорда мех берләшмәсенең директоры Әхәт абый Сәфәров иде. Мәрхүм инде. Монда эшләп чыккан апалар күбесе исән түгел, хатирәләр генә күңелдә саклана.

Әни тиң ярын Яңа Кенәрдә таба. Зөфәр исемле егет белән кавыша. Әнием ике кыз бала таба, берсе мин. Безне, ике кызны, исән-сау, тәрбияле итеп үстерәләр. Әнинең генә сәламәтлеге бик нык какшады, еш авырый башлады. Шул авырулардан тазара алмыйча иртә гүр иясе булды. Бу тормышта бер рәхәт тә күрмәде. Әгәр дә исән булса, бүгенге матур тормышны күреп куаныр иде. Бу рәхәт тормышта әти-әниләре исән булганнарга шөкер итеп яшәргә язсын, якыннарын югалтканнарга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Урыннары оҗмахта булсын. Бик сагынам сине, әнием!

Зөлфия Минһаҗева, Печмәнтау авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев