Бәһия апа табибларга рәхмәт әйтә
Кан басымы белән интегәм. Бу юлы үпкәм ялкынсынган. Ярый әле табиблар бар!
Безнең участок табибы Рәмзия Хәйруллина, шәфкать туташы Резедә Гайнетдинова бик игътибарлылар, ачыклар, ярдәм итәргә генә торалар. Ник хәлем авыраеп китте дисәм, үпкәм ялкынсынган икән. Диагнозны дөрес куеп, тиешле дәваны биреп, аякка бастырдылар. Апа хәлең ничек дип сорашып кына торалар. Олы кешенең аздан да хәтере калучан була аның.
Мин үзебезнең участок табибы һәм шәфкать туташыннан бик канәгать, бик зур рәхмәт аларга. Исән--сау булсыннар, эшләрендә зур дәрәҗәләргә ирешсеннәр.
Бәһия Әсхәдуллина.
Питомник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев