erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Бу гүзәллек, бу Җир шары яшәр микән?

Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән.

Әгәр  кешеләр һаваны, суны  агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк  кеше  үз - үзен  юк итә дигән  сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә  табигатьне  күз карасы  кебек сакларга  кирәк. Кече яшьтән балаларга шуны аңлату максатыннан Яңасала авыл башлангыч мәктәбендә, балалар бакчасы, авыл китапханәсе белән берлектә "Табигать тиңсез хәзинә"- дигән темада экологик сәгать оештырылды.

Кичәбезне  Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек  яшәрме?” шигыре белән ачып җибәрдек. Экологик  кичәбездә нәни дусларыбызга файдалы һәм бик кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Әлеге тәрбияви очрашуда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт " дәүләт  сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы,  Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улының катнашуы ямь өстенә ямь булды.

Гөлүсә Зиннуровна 2,4 сыйныф укучылары белән "Бездә кышлаучы кошлар" темасында  интеллектуаль уен оештырды, укучылар сорауларга, табышмакларга бик тиз төгәл җаваплар бирделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Урман хуҗасы "урман бабай"-  тәрбияче Зөлфирә Шәриповна нәни дусларыбызны төрле яклатып сынап карады, ашарга яраклы һәм агулы үләннәр, бөҗәкләр, урманда яшәүче җәнлекләр, кошлар турында сораулар бирде, җавапларны балалар белән бергәләшеп таптылар. Китапханәче апалары "Табигать тиңсез хәзинә"- дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Дәүләт сакланышы белгечләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр, әңгәмә барышында табигатьтә үзара бәйләнешләр чылбырын төзеделәр, проблемалы ситуацияләрне хәл иттеләр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кунакларыбыз   "Табигать саклаучыларын" эшләгән изге эшләре өчен "Школа экологии" дигән бик матур китаплар, грамоталар белән бүләкләде. Очрашудан укучылар бик күп яңалыклар һәм табигатьне саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеген тагын бер кат хәтероәрендә яңарттылар.
Саклыйк дуслар табигатьне,
Елгаларын, күлләрен.
Гел елмаеп торсын әле,
Табигатьнең күзләре.

Яңасала авыл китапханәчесе Фәридә Борһанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев