Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаев истәлегенә хоккей ярышлары булды
Яңа Кенәр авылында ел саен төрле ярышлар үткәрелеп килә
Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле өлкәләреннән дә килгән спортчылар биредә еш була. Авылыбызда спорт сөюче, шушы ярышларны оештыру өчен бөтен җаны-тәне белән янып йөрүче кешеләр дә бихисап. Үзләренең бөтен тормышын спортка бәйләгән, әмма арабызда якты истәлек булып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә ярышлар оештыру күркәм традициягә әйләнде.
26 гыйнвар көнне Яңа Кенәрдә шундый авылдашларыбызның берсе – хоккейчы Альберт Урузбаевның якты истәлегенә хоккей ярышы узды. 2021 елдан башланып киткән әлеге ярыш ел саен Альберт абыйның улы Роберт Урузбаев, туганнары, дуслары һәм авылдашлары ярдәме белән үткәрелә. Үз чорының иң көчле һөҗүмчесе булган Альберт абыйның арабыздан киткәненә шактый еллар узса да, аны хөрмәт итеп уздырылган бу ярыш берәүне дә битараф калдырмый. Ел да әлеге уенны карарга авыл халкы, җанатарлар, мәктәп укучылары Яңа Кенәр авылы шугалагына җыела. Ә катнашучыларның төп бурычы – матур уен күрсәтү.
Ярышны тантаналы рәвештә авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачып җибәрде. Ул үзенең теләкләрен җиткерде, командаларга лаеклы җиңү теләде.
Уеннар бик кызу барды, егетләр яшь булсалар да, бик ныклап уйнадылар. Нәтиҗәдә, күчмә кубокны быел Яңа Кенәр командасы алды. Икенче урынга Киров өлкәсеннән килгән уенчылар, ә өченче урынга Кукмара районы Аш-Буҗи авылы командасы лаек булды.
Уеннар нәтиҗәсе буенча командалар арасында иң яхшы һөжүмче, иң яхшы уенчы, иң яхшы капкачы һәм иң яхшы сакчы танылды. Аларга оештыручылар исеменнән диплом һәм махсус кубоклар тапшырылды. Командалар җиңү югарылыгына карап медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Һәр командага акчалата бүләкләр дә бирелде. Уенчыларны һәм килгән кунакларны Яңа Кенәр мәктәбе ашханәсендә тәмле сыйлар белән кунак иттеләр.
Әлеге ярыш авыл халкы, уенчылар, килгән кунаклар өчен бик күңелле чара булып истә калды. Яңа Кенәр хоккей мәйданчыгын һәрдаим чиста һәм тәртиптә тотучы спортчы егетләргә, аеруча Фәнис Фәйзрахмановка авылдашлар бик рәхмәтле. Киләчәктә дә спортка булган омтылыш кимемәсен иде, авылыбыз үссен һәм зур җиңүләр яуласын.
Камилә Сабирова,
С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев