erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

“Җиңү кайтавазы” театр бәйгесендә...

2025 ел - Бөек Ватан сугышында фашизм афәтеннән коткарган батырларга багышланганды

Шул уңайдан “Җиңү кайтавазы” исеме астында район театр берләшмәләре арасында бәйге-смотр  үтте. Безнең Яңа Кенәр Мәдәният йорты каршында да “Яран гөл” театр берләшмәсе акрын гына эшләп килде.

Бу бәйгегә без Фоат Садриевның “Безнең авылыбыз кызлары” пьесасын алып сәхнәгә куйдык. Автор бу хезмәте  белән  Бөек Ватан сугыш вакытындагы чорны авылда хатын-кызлар тормышы аркылы тасвирлаган. Драма 2 кисәктән, 6 күренештән торды, ахырдан эпилогы да бар. Бу сәхнә өчен бик зур  һәм авыр әсәр. Ләкин шушы тарихый вакытның авырлыгын хатын-кыз күзлегеннән генә ачып була дыр мөгаен. Авыр авыл тормышында ирләрсез калып, газиз балаларын ач үлемнән саклап күкрәкләрен үлемгә каршы куйган хатын-кызлар гына бу чорның никадәр авыр, өметсез икәнлеген аңлата ала иде. Шуның белән җәлеп итте бу әсәр. Совет хөкүмәтенең бар ышанычы колхозларда булды. Ә анда карт-карчыклар, сабыйлар, яшь кызлар һәм хатыннар гына иде. Үз үзләрен аямыйча, бер көндә ял итмичә җир сөргән атлар шикелле авыр тормышны хатын-кызлар тартып барды. Аларга бар авырлык: үтә авыр җир хезмәте, ачлык, кайгы-хәсрәт – бар да бер башка, бер хатын-кыз җилкәсенә ауды. План буенча хезмәт, кеше башына тапкырланган налоглар, заем, җылылык өчен булган утыны да юк. Балаларын саклап калу өчен сарык абзарларында сарыклар арасында йоклаулары, мич эченә сабыйларын кертеп җил-давылдан алып калган, кыз килеш күп ятим балаларга детдомга җибәрмәгән хатын-кызларга һәр кайсына алтыннан һәйкәл куярлык.. Пьесада авыл исеме дә юк, районы да билгесез, чөнки бу язмышны ил белән барлык татар авыллары да күтәрде. Эчтәлегендә 1942 елдан алып 1990нчы елларга кадәр барган татар авылының кызларының тормышы ачыклана. Никадәр авыр киртәләр аша үтсәләр дә безнең авыл кызлары үкенеп яшәмәделәр, шулай тиеш, “...маңгайга  язылган бит инде ул...”,- ди пьесаның  бер герое ат караучы Бибинур. Дөрес яшәү- тормышның мәгънәсе икәнлеген бар эчтәлеге белән тамашачыга автор Фоат Садриев җиткерә.

                             Яңа Кенәр Мәдәният йорты каршында оештырылган “Яран гөл” театр төркеменең җитәкчесе Әхмәтгәрәева Люция Нургали кызы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев