erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Инвалидлар декадасы: Яңа Кенәрдә иҗат аша бердәмлек

Декабрь аенда даими рәвештә инвалидлар декадасы үтә

Яңа Кенәр Мәдәният йорты  авыл җирлегендә урнашкан  инвалид балалар мәктәп-интернаты белән тыгыз элемтәдә торды. Күп кенә чаралар Мәдәният йорты сәхнәсендә үтте.

Ноябрь аенда “Кыш бабай туган көне” исеме астында рәсем бәйгесен үткәрдек. Анда 20 бала катнашты. Рәсемнәре бик куандырды: якты җылы төсләр аркылы алар бу дөньяга карашларын тасвирлады. Бәйгедәге рәсемнәр өч номинациягә бүлеп була иде: Кыш Бабай портреты, Кыш Бабайга бүләкләр һәм оригиналь рәсем. Һәр рәсемне билгеләп үттек. Куанычлары чиктән ашкан иде. Грамота, дипломнар белән һәм тәмле ризыклар белән бүләкләгәч алар һәркайсы жюри әгъзәләрен кочаклап чыктылар.

Артыннан ук ноябрь ахырында Әниләр көненә багышланган шигырьләрне яттан сөйләү бәйгесен оештырдык. Мәдәният йорты сәхнәсендә үз чыгышларын чын күңелдән башкарып 14 бала чыкты.

Декаданың соңгы көнендә квест-уенга көтеп калабыз аларны. Төрле халык бизәкләренә багышланган уеныбыз аларның күңелләренә хуш килер дип ышанып калабыз. Без бер дөнья балалары, без дус тату яшәр өчен туган. 

Яңа Кенәр Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Люция Ахметгараева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев