erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Исән-имин яшәү үзе бәхет бит!

Йомшак, шыпырт адымнар белән көз килә дөньяга...

Кеше гомере дә шулай: кышлардан туып, язлардан сөелеп гаилә кора, балалар тудыра, җәйнең җылы кояш нурларында җигелеп тормыш арбасына бара да, бара. Үзе дә сизмичә гомеренең көзенә кереп бара. Картлык  әкрен адымнары белән кешене үзенә тарта.Картлык – шатлык түгел дисәләр дә, ул дөрес түгел бит. Картлыкны исән имин каршылау- үзе бәхет. Тудырган балалары канат җәеп үз юлыннан очулары, яннарында оныклар бетерелеп йорүләре - .бу шатлык түгел мени? Өлкән кешенең җаны да тәҗрибәгә бик бай , киңәшкә, юмартлыкка...Шуңа күрә “Картаям”,- дип борчылып китмәгез, иң бай, иң бәхетле икәнлегегезне онытмагыз.

Яңа Кенәр авылы җирлегендә көз аеруча матур бу ел. Чөнки өлкәннәргә зур ихтирамлылык, игътибарлык күрсәтелде. Ак яулыклы апалар, түбәтәйле абзыйлар елмаеп очрашуларга ашыгалар. Һәр оешма үзендә эшләп киткән хезмәткәрләрне чакырдылар. Тәмле ризыклар белән сыйладылар, сөйләшеп туймадылар өлкәннәр.Төрле оешма төрле чаралар күрсәтте: балалар бакчасында балалар тавышын зарыгып көткән апалар бәйрәм иртәләрен карадылар, урта мәктәп музыкаль сәгаттән соң Коръән ашын уздырдылар, интернат –мәктәбе җырлы-биюле кичәдә күңелләрен күрде ветераннарның, шифаханә эшчеләре хезмәттәшләрен ял итү программасы белән каршы алды. Э соңыннан барлык оешмалардан өлкәннәр авылның уртасында урнашкан Мәдәният Йортына ашыктылар. Анда бүген “Гомер көзең алтынга тиң” исемле бәйрәм тамашасы уздырыла.  Тамашаны беренчеләрдән булып бу елны тәүге адымнарын мәктәп бусагасын атлаган укучылар ачып җибәрде. Аларның яңгырвыклы тавышлары бик матур котлаулар җиткерде. Авыл җирлеге рәисе , Мәдәният Йорты директоры өлкәннәрнең куйган хезмәтләре очен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.Концерт программасында яратып өлгергән, күп еллар сәхнәдә чыгышлар  ясаган танылган җырчылар йорәктән чыккан матур җырларын бүләк иттеләр. Сәхнә ветераннары : Даимә Хакимова, Ризәлә Самигуллина, Илдар Файзрахманов, “Балкыш” фестиваленең лауреаты Булат Галиев алкышларга күмелеп чыгыш ясадылар. Яшь артистлары Наил Назмутдинов,Алмаз Файзрахманов иң өлкән кешеләргә әти-әниләргә багышланган җырлары белән таң калдырдылар. Мәдәният каршында оешкан “ Ләйсән”балалар бию коллективы татар, үзбәк биюләре белән күңелләрне тагы да ачып җибәрделәр. Тамаша кыза барды, “Әбиләр чуагы” исемле театраль күренештә катнашкан Мәдәният Йорты каршында оешкан“Яран гөл” театр түгәрәге  артистлары бик талантлы чыгыш күрсәттеләр.Утыра торгач бер заман ут бетте, чөнки подстанция ул көнне урамдагы утларны тикшергәннәр икән. Алсу Терентьева борынгы  яратып җырлаган җырларны гармун моңларына микрофонсыз, утсыз  җырлады. Зал аңа басып кул чапты. Бу концерт онылмас чарага әверелде.

Зурлар китапханәсендә  “Китап белән янәшә” исемле чара уздыралачак. Программада дин юнәлеше буенча китаплар белән танышу; Зифа Кадырованың яраткан эсәрләре буенча фикер алышу һәм аның белән очрашу турында сөйләшү; Фоат Садриев эсәрләре белән танышу һәм “Язмыш”газетасы кунакта  исемле   рубрика булу өлкәннәрнең күңелләренә хуш килде.

“Тормыш корабы гаилә альбом битләрендә...”исеме астында авылның өлкән кеше гаиләләрен чакыру, түгәрәк өстәл артында аларның иң бэхетле,  күңелле мизгелләр белән  күңел сөйләшүләре, истәлекле минутлар белән уртаклашулары буыннар чылбыры өзелмәгәнен, яхшы гамәлләр, күркәм кешеләре  күп булуы якты киләчәккә юл икәненә ышандырды.

Люция Әхмәтгәрәева, Яңа Кенәр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре