erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Юлларда сак булыйк

Безнең Ашытбаш мәктәбендә юл иминлегенә багышланган “Юлларда сак булыйк” дигән матур чара узды .

Без һәрвакыт гомеребез өчен җаваплы. Тормыш безгә Җир йөзендә яшәү бәхете бирә. Кеше һәрвакыт  эшкә яраклы, җитез, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, без  юл йөрү кагыйдәләрен дә  төгәл үтәргә тиеш.

Безнең чарабыз да безне юлларда сак булырга, кагыйдәләрне бозмаска өйрәтте. Анда Арча районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Мөхәммәтҗанова Энҗе Газизовна, “Алдынгылар хәрәкәте” җирле бүлек җитәкчесе урынбасары Журавлева  Ксения Олеговна, 5-6 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләребез катнашты. Без уен формасында юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә  төшердек, шоферлар һәм пассажирлар булып уйнадык. Әти-әниләр белән белән берлектә  викторина һәм театральләштерелгән тамаша безгә бигрәк тә ошады. Кунакка Убырлы карчык та килде.Аңа да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә  туры килде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әти- әниләр белән ярышып,үзебезнең белемнәрне сынадык.  

Энҗе Газизовна  безгә  үзенең киңәшләрен бирде, юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, яктылык кайтаргыч беләзек һәм тасмаларны кулланырга киңәш итте, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Әгәр  барыбыз да юлда игътибарлы булсак, һәлакәтләр дә азрак булыр. Һәркемгә хәерле юллар телим.

Гөлинә Ганиева,  Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе, 5 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев