erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Изге китап

Өчиле авылыннан Рузалия Сафиуллина нинди матур хат язган.

                         

Арча шәһәре һәм Арча  районы мәчетләренең мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин ,уку-укыту мөдире Рая Фәтхуллина җитәкчелегендә Тукай эзләре буенча Тукай-Кырлай авылына сәяхәткә бардык. Беренче тукталышыбыз Г.Тукай музеена  кердек. Экускурсовод ханым  сөйләгәндә Өчиле авылында 45ел яшәп  (1864-1909) муллалык иткән Зиннәтулла хәзрәт һәм аның  кызлары Тукайның әнисе  Бибимәмдүдәне  һәм аның яраткан апа- сы Бибисаҗидәнең тормышларын уйладым.

Бибисаҗидә Зиннәтуллина (1877-1956) 1894 елда унҗиде яшендә 24яшьлек Әхмәтсафага кияүгә чыга. Әхмәтсафа Кышкар мәдрәсәсен бетергән була һәм аны Каенсарга указлы мулла итеп билгелиләр. Алар бер-бер артлы сигез бала табып һәм багып,җидесен –ике малай,биш кыз тәрбияләп үстерәләр.Беренче уллары кече яшьтән үк вафат була.Икенче улы укытучы Габделваһап (1896-1957),сигез бала атасы өч сугышта,Беренче Бөтендөнья ,гражданнар,Икенче Бөек Ватан сугышларында ахырына кадәр катнашып,яраланып кайткач,1957 елда авырып вафат була.

Бибисаҗидәнең  икенче кызы Мәсрүрә (1900-1981) Арча районы Орнашбаш авылы мулласы Габдуллаҗанга хатыны үлгәннән соң, 17 яшьлек Мәсрүрәне  димлиләр, 4 балага яшь әни була. Габдуллаҗан муллага 53 яшь була. Алар- ның үзләренең  тагын дүрт балалары туа.

Мәсрүрә авылның абыстае, аш-су  остасы була.Тегә белүе белән бик күп кызларны күлмәкле итә.Сабантуй алдыннан материясен тотып килүчеләр күп була.Кулак дип аларны үз өйләреннән куып,бозаулардан калган абзарда яши башлыйлар.Мәсрүрә абыстай үзенең булганлыгы аркасында үзенең  балала-

рын  ачлыктан коткара, талаганда  иренең чалмасын башына бәйләп яшерә,шуннан кече кызы Әнисәгә  күлмәк тегеп бирә. Мулла гайләсендәге барлык дини китапларны яндыралар,шушы 1902елда басылган Коръән китабы һәм тәсбихын күкрәгенә яшереп алып кала. Коръән китабы эчендә латин графикасы белән  Өчиле авыл советы биргән  Бибисаҗидәнең  туу турындагы белешмә кәгазе һәм 1940елда Норлат районы  больницасына бирелгән юллама кәгазедә чыкты. Шушы Коръән китабын улы Фоатка сакларга әмәнәт итеп калдыра. Бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәүче Зәбиров Айрат өендә Тукайның яраткан апасы Бибисаҗидәнең кызы Мәсрүрәнең Коръән  китабы саклана.

Мәсрүрә әдәп-әхлаклы,гайбәт сөйләүдән,сүз йөртүдән курка.Өйдә торсам,

эчем поша,урамга чыксам кеше белән сөйләшеп гайбәткә керәм дип бакчага чыгып алмагач төбендә утырам дия  торган булган . Мулла гайләсендәге балалар инсафлы,укымышлы  булып үсәләр. Ире Габдулла 63 яшендә вафат була.Кече кызы Әнисә күкрәк баласы булып кала.

Бүгенге көндә Мәсрүрә абыстайның кызы Әнисә исән-сау, Казан шәһәрендә

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коръән кушканча яши. Безнең  әби-бабайларыбыз  Коръән укыганнар, Коръән китабын кадерләп саклаганнар. Электән үк Коръән китабын өйдән чыгармаска кушканнар. Соңгы елларда балаларыбыз, яшьләребез дингә тартыла, ислам дине законнары белән яшәргә тырыша.Авылыбызның уртасында Зиннәтулла мулла белән кечкенә Габдулланың эзләрен саклаган  мәчетебез  бүгенге көндә дә биш вакыт намазга  чакыра,ишекләре  һәркем өчен һәрвакыт ачык, дини дәресләр алып барыла.    

                                                                          Сафиуллина Рузалия,Өчиле авылы

                                                                

 

Бибисаҗидә кызы Мәсрүрәнең сакланып калган  сүрәте.Карточкаларга төшергә яратмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X