Кирпеч заводына сәяхәт
Ноябрьнең 17 сеннән 22 се аралыгында Арчаның өченче номерлы башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды.
Шул уңайдан озайтылган көн группасы тәрбиячеләре Сабирова А.Ф., Минһаҗева Л.И., Арсаева Ч.Т. җитәкчелегендә төркемдә тәрбияләнүче балалар АҖ "АСПК"га кунакка бардылар. Безне бик җылы итеп, оешманың җитештерү буенча директор урынбасары Яруллин Рәшит Корбангали улы, төп инженер Фәйзрахманов Альберт Равил улы һәм Минһаҗев Илнур Рафил улы каршы алдылар.
Экскурсия барышында балалар төзүче һөнәре буенча күпкырлы мәгълүмат алдылар, кирпичнең җитештерү процессын үз күзләре белән күрделәр. Рәшит Корбангали улы кирпеч җитештерүнең гади генә процесс түгеллеген, аның өчен 1 атна вакыт таләп ителүенассызланды.

«Кирпеч җитештерү - нәни бала кебек, зур игътибар һәм белеп таләп итә», - диде ул. Шулай итеп, укучыларга тырышып укуның, белемгә омтылуның кирәклеген әйтте. 30 еллык тарихы белән дә таныштырды. Беренче кирпеч 1996 елның 15 июлендә җитештерелә.
Экскурсиянең икенче өлеше актлар залында дәвам итте. Анда заводның төп инженеры балаларга куркынычсызлык белән тәэмин итүнең әһәмиятеле булуын аңлаттылар. Аннары балалар яшенә туры килә торган мультипликацион фильм карадык.
Балалар буш кул белән килмәделәр. Алдан төзүчеләр турында өйрәнелгән шигырьләрен матур итеп сөйләделәр, ясалган рәсемнәрне бүләк иттеләр.
Заводта эшләүче абый-апайлар: «Дәү үскәч, безгә эшкә килегез», - дип чакырып калдылар.
Безгә шундый кызыклы, мавыктыргыч мәгълүмат бирүләре өчен "АСПК" җәмгыяте коллективына рәхмәтебезне белдерәбез!
Озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре:
Сабирова А.Ф., Минһаҗева Л.И., Арсаева Ч.Т.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев