12 майдан 17нче майга кадәр Арчаның 6нчы номерлы мәктәбенең 8 «В» сыйныфыннан 13 укучы сыйныф җитәкчеләре Хәбибуллина Алсу Рамил кызы җитәкчелегендә көтеп алынган сәфәрдә булып кайттылар.
Балалар Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрен күреп кайту бәхетенә ирештеләр. Бу онытылмаслык сәфәр белән ул һәм кызларыбыз бик канәгать калдылар, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләренең матурлыгы турында әти-әниләргә бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Сөйләгән чакта күзләре бәхет чаткылары белән тулы иде. Ә кәнагать балалар – ул бәхетле ата-ана.
Хөрмәтле Алсу Рамиловна, балаларыбызга зур шәһәрләрнең матурлыгын үз күзләре белән күреп кайту бәхете бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Без Сезне һәм Сезнең хезмәтегезне, балаларга карата булган мәхәббәтегезне кадерлибез.
Сәфәрдә булып кайткан балаларның ата-аналары исеменнән Ләйлә Минһаҗева
Нет комментариев