erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Көтү чираты

Бездә бүген көтү чираты. Көн бик матур. Йокыдан күзең ачылып бетмәгән килеш авыл урамы буйлап барасын. Аркаңда букча, кулыңда чыбыркы. Һәр күргән кеше сиңа сәлам биреп, уңышлы көн теләп кала. Әле авыл уяна гына, яңа көн башланып кына килә

Менә көтү авылның бөтен урамнарыннан җыелып бетте. Син әкрен генә көтү артыннан атлыйсың. Сыерлар да бик тәртипсез кыланмыйлар. Әкрен генә баралар. 
Көтүлек болынга  да килеп  җитте. Ул болынны Кәдрәк болыны диләр. Сыерларны иркенгә җибәргәч, чабыша башладылар. Ләкин бераздан туктадылар. Әкрен генә печән ашыйлар. Ә син шул вакытта букчаны ачып, әни салган бутербродларны, тәмле чәй белән капкалап аласың.  Көтүдә ашау өйдәгегә караганда тәмлерәк була ул.
Төшлектә сыерлар ята башлады. Үземдә бераз ял итеп алдым. Ләкин бик озак ял итеп булмый, көз булса да, чебеннәр бик күп.
Ял итеп алганнан соң, сыерларга хәл керде бугай. Бик каты котырына башладылар. Шул Кәдрәк болыны турысында кукуруз басуы бар. Кукуруз басуын күреп алсалар нишләргә белмиләр инде, малай. Ләкин бу тәртипсезлекне бик озакка  җибәрмәдек. Ике яктан чыбыркы шартлатып торгач кая китсеннәр.
Ардырды, инде кайтыр сәгатьләрне санап утыра башладым. Сыерларның да кайтасылары килә башлады бугай, бер җиргә җыелып бастылар да торалар. Әмма вакыт җитмичә кузгалып булмый. Хуҗалардан эләгәчәк.
Шулай итеп, сәгать санап утыргач, кайтыр вакытта  та җиткән. Әкренләп кайтыр юлга кузгалдык. Сөтлебикәләр маршрутны инде әллә кайчан ятлап бетергән ахыры, куасы да юк. Авылга җай гына атлыйлар.
Көне буе көтү көткәч ардырган бераз. Мунча кереп, җылы чәй эчкәч барысы да онытыла. Тагын бер айдан көтү чираты...

Фаиль Мөхәммәтҗанов,
 Кәче мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев