Күршеләр килде
Дәвамлы булсын
Бүген мәдәният йортыбызга ызандаш дусларыбыз, Әтнә районы Күшәр авылыннан "Сердәшләр"ансамбле кунакка килде. Кара -каршы җырлашып каршы алулар, бергәләп дөбердәтеп биюләр белән дуслык кичәбез башланып китте. Дусларыбыз иң элек төрле күргәзмәләребез белән таныштылар, китапхәнәгә кереп карап чыктылар. Алар буш килмәгәннәр, матур эчтәлекле концерт алып килеп авылдашларыбызга такъдим иттеләр , тамашачыларыбыз да җылы кабул итеп һәр чыгышларын алкышларга күмделәр. Тәҗрибә уртаклашу өчен бу дуслык күпере бик кирәкле. Шулай гел дус -тату булып, уртаклашып эшләргә насыйп булсын. Дуслык күпере дәвам итсен. Аларга эшләрендә иҗат уңышларе теләп калабыз.
Тәнзилә Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев