erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Милли Мультфест – балаларның рухи дөньясын күрсәтүче чара

«Мир» кинотеатрында «Милли мульт фест» бишенче республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Телләр комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов котлады. Фестивальнең иң әһәмиятле үзенчәлеге – аның киң җәелгән географиясы. Бөтен Татарстаннан, төрле почмакларыннан, 505 гариза кабул ителгән. Санның елдан-ел артуы – аның абруе артуын һәм яшь  кинотөшерүчеләр  арасында популярлык казануын ачык раслый. Шуны да  әйтеп үтәргә кирәк, быел фестивальгә якын төбәкләрдән- Пермь өлкәсе һәм Удмуртия Республикасыннан гаризалар кабул ителгән. 

Бәйгенең финанс яктан оештырылуы да игътибарга лаек. Җиңүчеләргә 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акчалата премияләр, шулай ук истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды

Фестивальнең йолдызлары – Арча районы вәкилләре булды. Арча «Нур» балалар телерадиостудиясе  төшергән “ Мәнгелек хәтирә”  фильмы махсус призга лаек булды. Фильмның прототибы -  Бөек Ватан сугышында   катнашкан, Мәскәүне саклаган полкта зенитчица  булган, районыбызның  батыр  кызы Зәйтүнә Шаһиәхмәт кызы  Юнусова. Шулай ук телестудия  җитәкчесе Зарипова Зөлфирә Мәннәф кызы, “Милли мультFest» республика балалар кинофестивален үстерүгә зур өлеш  керткәне өчен диплом белән бүләкләнде.

Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенең “Балачак” студиясе  төшергән  “Генерал”  фильмы фестивальнең абсолют җиңүчесе булып, 1 нче урынны яулады.  Әлеге фильм  районыбызның Советлар Союзы Герое  генерал- майор  Гани Сафиуллинга багышланган.Бу эш балаларның Ватан тарихына һәм аның каһарманнарына булган мөнәсәбәтен күрсәтә.

Фестивальне югары дәрәҗәдә оешканлык белән үтте.Катнашучылар һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар булу, церемонияне матур итеп алып бару,сәхнәдән республиканың билгеле мәдәни хезмәткәрләренең чыгышы, моның ачык мисалы.   Шулай ук фестиваль мәйданында иҗади очрашулар,балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылды.

“Милли Мультфест” –  балаларның рухи дөньясын күрсәтүче зур чара. Гомүмән, әлеге бәйге үсеп килүче буында, татар телендә иҗади фикерләүне үстерүгә, үз мөмкинекләрен ачырга ярдәм итә.

Ул  татар киносының киләчәге яхшы кулларда икәнлеген, ә һәр төбәктә – үз талантлары барлыгын исбатлый.  Шундый балалар һәм остазлар барында татар теле , татар сәнгате яшәячәк!

Иркә Сәмигуллина, Арча “Нур” балалар телестудиясе  укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев