erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мин китәм, сезнең белән калу өчен

Моңсу хат

Сөй халыкны,

Сөй халыкның дөньясын

                                          Габдулла Тукай

1971 елның февраль аенда 19 яшем тулганда, Буа ветеринария техникумында укып бетергәннән бирле мин ветеринар. Сайлап алган һөнәремә тугрылыклы калдым. Шуларның 5 елын үзебезнең күмәк хуҗалыкта эшләдем, 46 ел шунда ук участок табибы булдым.

Менә ялга китәргә дә вакыт җитте. Минем ничек эшләгәнемә үземнең хуҗалар, кешеләр бәяләрен бирерләр. Ә мин үз фикерләремне язарга булдым.

Минем хезмәт куйган ветеринария участогына кергән авыллар: Казанбаш, Көтек, Иске Төрнәле, Алга-Көек, Кечкенә Төрнәле, Дүртөйле (торган авылым), Тылаңгыр, Югары, Урта, Түбән Пошалымнар, Күлтәс, Казанка (туган авылым), Апайкина-Гарь, Сурнар урманчылыгы, Үрнәк, Лесхоз бистәләре. Мин эшләгәндә  беткән авыллар Бимәр, Гарь-Хутор, Ирек авыллары. Шушы авыллар халкы белән төрле чаклар булса да, бер-беребезне аңлап эшләдек. Малларга профилактик чараларны үз вакытында башкардык. Йогышлы авырулар чыкмады. Елмаеп каршы алдыгыз, рәхмәт әйтеп озатып калдыгыз. Беренче көннәрдән үк без уртак тел таптык, бу минем өчен зур бәхет. Сезнең миңа карата хөрмәтегезне сизеп эшләдем. Малларыгыз авырганда бармыйча, ярдәм итмичә калмадым. Көндез дә, төнлә дә ярдәмгә ашыктым. Ял көннәре минем өчен кәгазьдә генә булды.

Участогым зур булса да, миңа машина тәтемәде. Шуңа күрә күп вакыт ат белән яки җәяү йөрергә туры килә иде. Өстәге телогрейка яңгырдан, җилдән, бураннан саклады. Аякта бутый булды. Күмәк хуҗалыкларда да маллар күп иде: сыер, ат, сарык, дуңгыз. Ат белән йөрсәм дә, барысына да өлгердек алдынгылар рәтендә булдык. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Беренче урында минем участокка кергән хуҗалыкларның турыдан-туры фермада эшләгән ветеринария хезмәткәрләре. Алар миңа гел булышып тордылар. Үземнең хезмәттәшләремә аерым зур рәхмәт. Без эшебезне бүлмәдек, синеке-минеке булмады, бер-беребездән качып йөрмәдек. Бөтен эшебез уртак булды, профилактик чараларны, үрчем алу, аларны исән-сау алып калу – барысы да безнең өстә иде. Шушы хезмәткәрләр белән шәхси хуҗалык малларына да уколларны, кан алуларны бергәләп башкардык. Шул ук вакытта мин эшләгән күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән гел аралашып эшләдек. Барысы белән, кайвакыт уртак тел тапмасак та, максатыбыз бер булганга, үпкәләшеп йөрмәдек. Мин аларга ярдәм итеп тордым, шуңа күрә алар да минем таләпләрне үтәде. Рәхмәт аларга.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалыкларда эшләгән белгечләр, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру техниклары, бухгалтерия хезмәткәрләре ярдәм итеп тордылар. Авыл Советы җитәкчеләре, анда эшләгән кызлар тиешле кәгазьләрне тутырып ярдәм иттеләр. Арча урман хуҗалыгы, агрокөллият директорларына рәхмәт. Шәхси хуҗалыкларда эшләгәндә кешеләр белән ярдәм иттеләр. Аерым рәхмәт минем турыдан-туры хуҗаларыма, районның баш ветеринария табибларына, ветеринария берләшмәсендә, лабораториядә эшләгән хезмәттәшләремә. Өлкәннәргә минем хөрмәтем, яшьләргә уңышлар телим. Минем рәхмәтем фермаларда эшләп, лаек-лы ялга чыккан хатын-кызларга, ир-егетләргә. Сез минем өчен аерым кешеләр булдыгыз. Сезгә хөрмәтем зур, исән-сау булыгыз. Бүгенге көндә фермаларда эшләгән бозау караучылар, сыер савучылар, башка эшчеләр бөтен ветеринария  эшләрен башкарганда ярдәм итеп тордылар. Төп эшләре беткәч тә, өйләренә чапмадылар, булыштылар.  Рәхмәт аларга. Безнең  эшләребездән  көнләшүчеләргә дә рәхмәт, алар безгә тагы да тырышыбрак, әйбәтрәк эшләргә этәргеч булды. Бу мәкаләне язу минем өчен авыр булды, гел нәрсәнедер язып бетермәгән шикелле иде. Язмаган булсам да, мин сезнең һәрберегезне күңелем аша үткәрдем. Барысын язып бетерсәң, китап язарга кирәк. Эш дәверендә үзебездән чыккан, үзебез турында булган мәзәкләре ни тора! Алар күп булды. Үзләре генә бер китап язарлык.

Үзем белгәннәрне кешеләргә аңлаттым, сөйләдем, яздым, белмәгәннәрне бергә өйрәндек. Үземне алыштырырдай шәкертләр өйрәттем, аларга алдагы көннәрдә дә булышып торырмын, кешеләргә кирәк дисәләр, ярдәм итәрмен. Туган ягыңда, кешеләргә кирәк булып яшәү, үзе бер бәхет.

Казандагы хуҗаларга, район хуҗаларына, баш ветеринария табибларына мин эшләгән дәвердә хезмәтемне күреп бүләкләр биргән өчен рәхмәт.

Һәрберегез аңлагандыр, бу бүләкләр минеке генә түгел, алар шушы төбәктә яшәгән кешеләрнеке дә.

Мөхәммәт Шәрәфиев, ветеринария табибы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X