erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

МХО геройларының әниләренә рәхмәт: Түбән Мәтәскәдә очрашу кичәсе

Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә СВОдагы егетләрнең әниләре белән очрашу узды

Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби хәрәкәт һәрберебездә патриотизм хисләрен көчәйтте. Икенче төрле әйтсәк, безне тагын да берләштерде. Шуны күздә тотып, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, “Безнең заман геройларының әниләре ” дип исемләнгән  очрашу кичәсе уздырылды.

 

Кичәгә Иске Кырлай авылы җирлегеннән   киткән, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк мобилизацияләнгән чын ир-егетләрнең әниләре чакырылган иде. Очрашу кичәсе тулысы белән лачыннардай, курку белмәс, батыр йөрәкле ир-егетләр үстергән газиз, кадерле әниләргә багышланган иде. Чыннан да, җир йөзендә әниләрдән дә газиз, әниләрдән дә кадерле беркем юк бит, уйлап карасак... Бу берәу өчен дә сер тугел. Әниләр янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле, ризыкларыбыз тәмле, сулышлар киң.

 

Әниләрнең куңеле киң! Анда бары да - назы да, сабырлыгы да, куаныч-шатлыгы да, сагышы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә СВОдагы егетләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә куләмдә мөһим. Без барыбыз да уллары өчен борчылып, сагышланып агарган чәчләре, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен алларында башыбызны иябез.

 

Кичә ахырында мәктәп директоры  Гайнетдинов Илдар Борһан улы Ватаныбызны саклаучы, куркусыз, батыр уллар үстергәннәре өчен әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Һәм сау-сәламәт хәлдә, камил акыллары, хәерле-бәрәкәтле гомерләре белән, куанып-сөенеп кайтсыннар иде дигән теләкләрен җиткерде. Шулай ук, Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы район башлыгы тарафыннан әзерләнгән баллы күчтәнәчләрен һәм Ватанга тугры хезмәт иткәннәре өчен әниләргә рәхмәт йөзеннән чәчкәләр дә   тапшырды. Кичә өстәл артында чәй эчү белән дәвам итте.

 

Педагог-оештыручы: Сәгъдиева Халисә Камил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев