Наласа яшьләре Яңа елны волейбол уйнап каршы ала
Гыйнвар башында күпләр нишли? Тәмләп ашый, кунактан-кунакка йөри, ял итә, чана-чаңгы шуа. Ә Наласада нишлиләр? Бездә бар авыл халкы волейбол уйный. Әйе, гыйнварның беренче көннәрендә үткәрелә торган шундый матур бер традиция бар бездә.
Ел саен мәктәптә авыл командалары арасында волейбол ярышы уза. 30 елдан артык тарихы булган әлеге күркәм спорт чарасы быел да теләгән һәр кешене спортзалда җыйды.
Волейбол ярышы быел 3 гыйнвар көнне үтте. Үз көчен сынарга һәм күчмә кубок өчен көрәшергә 6 команда җыелды. Шунысы да куандыра, быел география бераз җәелгән иде, чөнки Арчадан “Врачлар” җыелма командасы да килде уйнарга. Һәм... авылыбызның иң көчле дип саналган командасын җиңә язды. Димәк, Арча больницасында хезмәт куючылар эшләп кенә калмый, спорт ягын да әйбәт кенә алып бара икән. Тик монысы турында икенче язмада сөйләшербез. Ә хәзергә волейбол!
Әйтеп үткәнемчә, 6 команда беренчелекне алу өчен көч сынашты. “Ветераннар”, “Вожаклар”, “Студентлар”, “Антивожаклар”, “Мәхәллә” һәм “Врачлар” – менә ул Яңа елны волейбол белән каршы алучы командалар. Шуны әйтеп узарга кирәк: “Вожаклар” – берничә ел рәттән беренче урында калучылар. Шуңа да быел махсус шуларга каршы “Антивожаклар” барлыкка килде. Нәрсә булып бетәр? Кем җиңәр?
Ярышны турнирның иганәчесе, Наласа авылы җирлеге башлыгы Шакирова Илфира Рамазановна ачып җибәрде. Шуннан соң Наласа мәктәбенең физкультура укытучысы Төхфәтуллин Илфат абый төп кагыйдәләр һәм уеннар тәртибе белән таныштырды да, волейбол турниры башланып китте.
Уеннар чыннан да кискен барды. Нәрсә генә дисәгез дә, волейбол уйнарга яраталар инде бездә. Беренче “Ветераннар” белән “Врачлар” уены иде. Көчләр якынча тигез барды, әмма безнекеләр барыбер ахырдан җиңеп чыкты. Дөресен әйткәндә, “Ветераннар” дип аталса да, анда яшьләр дә уйнады, шуңа әлеге командада тәҗрибә дә, тизлек тә, көч тә күп.
Шулай бер-бер артлы уеннар дәвам итте. Мин үзем уйнаган “Мәхәллә” командасын көчлерәкләр 6нчы урында калдырдылар бит, ә! Ярый, киләсе елга Аллаһ Боерса призлы урын алырлык итеп әзерләнеп килербез әле.
Финал уены җитте. 1 урынга алда әйткән “Ветераннар” һәм берничә ел рәттән чемпион калган “Вожаклар” көрәшә. Кызганыч, “Антивожаклар” үз максатына ирешә алмады, быел алар 4 урында калдылар. “Ветераннар” чемпион калып, кубокны үзләренә ала алырмы икән? Беренче партияне җиңделәр... Монда инде “Вожаклар”ның бераз ачуы чыкты. Ничә ел җиңелмәс команда булып килделәр дә ветераннарга җиңелеп яталар. Шуңа икенче партияне үзләре алдылар. Димәк, өченче партия. Моннан соң барысы да билгеле булачак инде. Тигез баралар. Һәм берничә очко белән генә “Ветераннар” җиңү яулады! Димәк, ЯҢА ЧЕМПИОННАР! Ихластан котлыйбыз.
Нәтиҗәләргә килгәндә, 6 урында “Мәхәллә”, 5 тә – “Студентлар”, 4 тә – “Антивожаклар”, 3 урында – “Врачлар”, 2 дә – “Вожаклар” һәм 1 урында – “Ветераннар”.
Шулай итеп, волейболлы 3 гыйнвар үтеп тә китте. Уеннар уйналды, җиңүчеләр билгеләнде, яңа чемпионнарга кубок тапшырылды. Кыскасы, куелган максатлар үтәлде. Бу традиция югалмасын, бетмәсен иде инде. Киләсе елларда да шулай авыл халкы җыелып волейбол уйнасыннар, шау-гөр килеп гыйнварны, яңа елны каршы алсыннар иде. Иң төп теләгебез шул!
КФУның 2нче курс студенты
Әнвәр Мөхетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев