Нәүрүз килә...
2009 елдан бирле Нәүрүз бәйрәмен халыкара бәйрәм дип игълан ителгәч, татар халкы да түземсезлек белән көтеп ала аны.
“Нәүрүз” сүзе безгә иран халык теленнән күчкән. Аның мәгънәсе дә бик матур, ул- “яңа көн”. Төркия илендә аны Яңа ел итеп үткәрәләр. Татар халкы да бәйрәм алдыннан өйләр җыештырып, тәмле ризыклар әзерләп көтеп ала. Иртәнге җылы кояш нурларында авыл балалары йорт саен кереп, Нәүрүз килә дип хәбәр салалар. Әби-бабаларның күңелен күреп җырлар, шигырьләр башкаралар. Хуҗалар да буш чыгармый кунакларны. Тәмле ризыклар белән сыйлап кечкенә капчыкларын да тутыралар. Бөтен йортларга кереп бетергәч, бер матур кояшлы җирдә өстәл куеп барлык кеше сыйлана, бер зур гаилә булып күңел ача.
Яңа Кенәр авылында быел нәүрүз бәйрәме башлангыч сыйныф балалары белән мәктәп алдында үтте. Китапханә белән авыл клубы хезмәткәрләре балалар белән Яңа көн, яңа ел, яңа язны игълан иттеләр. Бәйрәм белән бер-берсен котладылар, теләкләр теләделәр, татар халык уеннарын уйнап күңел ачтылар.
Шулай тыныч күк астында үтсен иде балаларның тормышлары. Нәүрүз мөбәрәк булсын.
Люция Әхмәтгәрәева, Яңа Кенәр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев