«Нур»лы Илназ Лотфуллин медиасаммиттан 1 нче дәрәҗә диплом белән кайтты
Россия, Кытай, Малайзия, Мисыр, Кипрдан 120 дән артык яшь журналист һәм блогерлар II Халыкара балалар медиасаммитына катнашты.
Ул 2025 елның 28 маеннан 17 июненә кадәр «Океан» Бөтенроссия балалар үзәгендә узды. Медиасаммитның максаты – төрле халык балалары өчен ачык һәм дустанә медиа киңлек булдыру иде.
Медиасаммитта катнашу өчен балалар конкурс аша сайлап алынды: Россиянең 83 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 1000нән артык бала һәм яшүсмер заявка биргән. Катнашучылар рәсми теркәлгән массакүләм мәгълүмат чараларында яисә яшьләр медиасында үз яшьтәшләренең батырлыклары турында материаллар урнаштырдылар тиеш иде. Саммит катнашучылар заманча медиатехнологияләрне үзләштерделәр, төрле форматларда креатив, социаль әһәмиятле контент булдырырга өйрәнделәр.
Мондый әһәмиятле чарада Татарстан Республикасыннан, беренче этапта җиңү яулап , Арчаның «Нур» балалар телестудиясе укучысы Илназ Лотфуллин катнашты. Медиасаммитта «Подкаст» юнәлеше кысаларындагы уңышлы эшләгән һәм редакция биремнәренә җаваплы башкарарып, журналистика алымнарын оста куллануы өчен Илназ 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Ләйлә Заһриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев