Оҗмах - әниләрнең аяк астында
Әни... Нинди матур сүз бу! Бу сүзне һәркем үзенең иң кадерле, иң якын, иң газиз кешесенә әйтә. «Әни» сүзе һәркемнең йөрәгендә туа, ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. «Әни» дип эндәшә алган кеше нинди бәхетле!
Рәсәй Федерациясе Президентының Фәрманы нигезендә илебездә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 8 Март халыкара – хатын кызлар көненнән аермалы буларак, бу көн бары тик Әниләр көне итеп кенә бәйрәм ителә. Ашытбаш урта мәктәбендә дә бу матур бәйрәм уңаеннан бик эчтәлекле чаралар узды.Һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре, ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелде.

9 һәм 11 нче чыгарылыш сыйныфларында үткән чара “Оҗмах – әниләрнең аяк астында “ дип аталды. Укучылар әниләрне үзләре белән балачак иленә сәяхәткә алып чыкты. Бишек җырлары, Ә. Шәрифуллинаның “ Бала тудырды ана “ шигыре, “Талбишек “ җырлары аша әниләр үзләренең яңа гына әни булган вакытларына кайттылар. Балалар бакчасы, беренче сыйныф, белем үрләрен яулап, чыгарылыш сыйныфка җитү – барысы да җырлар, сәхнәләш-терелгән күренешләр аша күз алдыннан узды. Яңгыраган шигырь һәм җырлар аша әниләр иң бәхетле мизгелләрен күз алдына китереп утырды. «Балама хат» видеосында яңгыраган киңәшләрне барысы да күз яшьләре аша тыңла-ды. Махсус хәрби операциядән , армия сафларыннан улларын көтүче аналарга багышлап та күңеллләрне кузгатырлык җыр яңгырады.
Әниләребез бит гел яшь, гел матур, сәламәт булып кына да тормаячак. Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Өлкән яшьтәге Ананың баласына язылган хатында бу тема бик тирәнтен ачылды.
«Оҗмах - әниләрнең аяк астында», - диләр .Баланың проблемасы әти-әнисен рәнҗеткәннән, аңа авыр сүз әйткәннән башлана. Әти-әниләргә балаларыннан затлы ризык, кыйммәтле кием түгел, яхшы сүз, җылы караш кирәк.Әниләребезгә һәрвакыт игътибарлы, тәмле телле булып, алар каршындагы зур бурычыбызны онытмыйча яшәсәк иде .
Зөләйха Гыйззәтуллина, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев