Остаз рухына багышлап: Яңасалада кул көрәше турниры
Яңасала башлангыч мәктәбендә район мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре арасында кул көрәше буенча район ярышы узды.
Яңасала башлангыч мәктәбендә район мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре арасында кул көрәше буенча район ярышы узды.
Бу бәйге Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы инициативасы белән оештырылды, төп сәбәбе Яңасала мәктәбендә үзенең гомеренең 40 елга якын вакытын балалар укытырга һәм тәрбияләүгә бетен көчен, сәламәтлеген биргән педагог Венера Хәйдәр кызы Сафина истәлегенә оештырылды.
Венера Хәйдәр кызы үтә дә тыйнак, тәләпчән, уңган, белемле чын укытучы иде. Ул бик күп буын укучыларына иң беренче хәреф танырга, беренче тапкыр кулга каләм тотып язарга өйрәтте. Ул белем биргән балаларның күбесе, аның хезмәт юлын сайлап илебезнең төрле төбәкләрендә үзләре белем, тәрбия биреп, беренче укытучыларын хөрмәтләп, рәхмәтләрен әйтеп зур ихтирам белән искә алалар.
Бу спорт төренә Венера Хәйдәр кызының нинди катнашы бар соң диючеләргә шушындый искәрмә: Венера Сафина авыл күләмендә узган Сабантуйларында бик күп еллар беренче урыннарны яулап килде. Бер елны да уз урынын башкага бирмәде.
Бүгенге спорт бәйрәмендә Арча районның мәгариф идарәсе, спорт һәм туризм оешмасы, профсоюз оешмасы вәкилләре, Арча муниципаль районының төрле мәктәпләреннән укытучылар, балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук Венера Хәйдәр кызын гаиләсе, туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре зур хөрмәт, ихтирам белән искә алдылар.
Шушы оештырылган искә алу - кул көрәше, спорт бәйрәмендә аңа карата әйтелгән җылы сүзләр рухына дога булып барып ирешсен, рухлары шат кылсын, каберләре нурлы, якты, яткан җирләре ефәк ястыклар булып тыныч кына ята бирсен. Аллаһы Тәгалә соңгы урыннарын Фирдәвес җәннәтләреннән насыйп итсен. Әәмиин,Әәмиин,Әәмиин!
Шушы күркәм спорт бәйрәмен оештыручыларга, гадел бәя биргән хөкемдарларга, ярышка килеп үз өлешен керткән һәрбер кешегә, килгән кунакларны якты йөз, кайнар чәй, коймак белән сыйлаучы үзебезнең мәгариф, мәдәният өлкәсендәге кызларыбызга Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын. Алга таба да шушылай кулга кул тотынып, авылыбызның данын югары тотып хезмәт итергә насыйп булсын
Яңасала авыл китапханәсе мөдире Бурханова Ф. А.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев