erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Остазым! Баш иям мин сезнең каршыда!

Яңа Кенәр мәктәбеннән Зилә Вәлиуллина яза.

Остазым!

Баш иям мин Сезнең каршыда!

Нинди генә уңышларга ирешсәмдә,

Сезнең өлеш бардыр аларда!

Бу сүзләрне йөрәгемә иң якын,иң кадерле булган кешеләремнең берсе-яраткан беренче укытучым-Сафина Рания Сәубән кызына багышлыйм. Аның һәрвакыт елмаеп торуы,безгә игътибарлы булуы,укучыларны әдәпле,яхшы булырга өндәгәне,минем хәтеремдә якты хәтирә булып калды. Ул безне кызыклы мәктәп дөньясы белән таныштырды,беренче адымнарыбызны ясарга өйрәтте,укуның нинди кызыклы һәм белемнәрнең киләчәктә никадәр мөһим булачагын  аңлатты.

Рания Сәүбәновна ,безгә яңа белемнәр ачты, дөрес итеп санарга, укырга өйрәтте,күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.Аның укыткан дәресләре беркайчанда күңелсез үтмәде.Укытучым һәрбер балага да игътибарлы булды, шуны мин беркайчанда онытмыйм.Укытучыбызның йөрәгендәге җылылык  барыбызгада җитте.

Укытучым дәрестә-ярдәмче,киңәш бирүче,әйдәп баручы.Ул безнең белән бәхәсләшә,фикер алыша,карарлар кабул итә.Балаларның кызыксынган күзләрен күреп сөенә.

Остазым, безне дә үзе кебек игелекле, ачык йөзле, эчкерсез, кечеләргә ярдәмчел,олыларга мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рания апабызның безгә карата яхшы мөнәсәбәт күрсәткәне,минем күңелемдә якты,матур хатирә булып  калачак.

Көзге урманга экскурсиягә йөрергә ярата идек. Андагы матурлык,сафлык,тынычлык бүгенгедәй күз алдымда. Кыш көннәрендә табигать  кочагында кар диңгезенә чумуыбыз, көмеш бәс сарган агачлар,ап-ак юрганын япкан басу-кырлар күңелебезгә аклык-сафлык иңдергән.Язгы ташу тавышын тыңлау безне еракларга,хыял дөньясына илтә иде.Туган көн кичәләре үткәреп бер-беребезгә карата дуслык хисләре  тәрбияләгән ул укытучым.

Күңелем түрендә яткан фикерләремне шушы юлларга салып,минем ихлас күңелдән Рания Сәүбән кызына зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Безгә һәрвакыт үрнәк  булган укытучыма,нык сәламәтлек,уңышлар гына телим. Биргән тәрбиясе, белемнәре өчен ,укучылары аны онытмас.

Вәлиуллина Зилә Вазыйх кызы   

9А сыйныф укучысы  С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре