Пушкин картасы программасы буенча кичә узды
Яңа Кенәр мәктәбендәге күңелле кичә
12 апрель көнне Яңа Кенәр мәктәбендә, Пушкин картасы программасы буенча "Өммегөлсем" халык фольклор коллективыбыз белән, халкыбызның гөреф- гадәтләрен, уеннарын, табышмак-әйтемнәрен, сынамышларын, фольклор күренешләр аша балаларга җиткәрдек, алар белән бер сәхнәдә биюләр, уеннар уйнадык, бик күңелле кичә өештырдык.
Аларның күңелләренә кереп калгандыр дигән өметтәбез,бу аларның балкып торган күзләреннән,шат елмаюлы йөзләреннән ачык күренеп төра иде. Аларның укуларында яхшы билгеләр,тәртип,укытучыларына сабырлык,эшләрендә уңышлар телибез. Алда очрашулар булыр диеп өметләнеп калабыз
Тәнзилә Вәлиева
Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев