«Рәмисебез ялга кайтты»
Без барыбыз да аның белән горурланабыз, көтәбез.
Менә тагын шатлыклы көннәрнең берсе.
Авылда куанычлы хәбәр ишетелде, Рәмис Бәдриев чираттагы ялга кайткан, дигән хәбәр тиз таралды, тизрәк туганнары, авыл халкы, олысы да, кечесе дә хәл белергә ашыкты, чөнки авылына берәү генә ул безнең, шундый батыр, курку белмәс Рәмисебез. Озакламый тагын китә, исән - имин булып, инде тизрәк тынычлык урнашып, сау-сәламәт кайтсын, барыбыз да шул теләктә.Бүген кич мәдәният йортында Рәмис белән очрашу оештырылды, иң элек китапханәдә сорау-җәвап өлеше (авыл хәлләре, СВО дагы хәлләр, бездән нинди ярдәм кирәк, ничек булыша алабыз) барсын да сөйләштек.
Сүзебез, мул ризыклы табын артында дәвам итте, истәлекле фотоларга төштек, гомүмән матур , истә калырлык кичә булды бу. Рәмискә түземлелек телибез, гаиләсе янына сәламәт килеш тизрәк кайтсын. Без барыбыз да аның белән горурланабыз, көтәбез.
Тәнзилә Вәлиева,Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев