Рәхмәт әнием...
Носы мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм һәлак булган егетләрнең әниләренә багышланган кичә булды
Әниләр көне унаеннан оештырылды ул. “Рәхмәт, әнием...” дип атадык кичәне. “Мәгариф” журналы баш мөхәррире, журналист, язучы Гөлүсә Закирова да кайтты.
Әлеге чараның төп максаты – МХОда катнашучы ир-егетләрнең әниләренә һәм тормыш иптәшләренә ярдәм итү, рухи көч өстәү. Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов улларын лаек-лы тәрбияләгәннәре өчен әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, сәламәтлек һәм сабырлык теләде.
Язучы һәм журналист Гөлүсә Закирова махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган энесе, Илнур Закировка багышлап язылган “Энекәш” повесте белән таныштырды. Бу әсәр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның туганнарына бөтенләй икенче күзлектән карарга, уйланырга мәҗбүр итә. Бу повестьны тетрәнмичә, күңел аша үткәрмичә уку мөмкин түгел. Укучылар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Кайнар нокталарга барып, егетләргә ярдәм оештыручы олы йөрәкле волонтер апаларыбыз – Гөлфия Мәгъсүмова һәм Тәнзилә Вәлиеваның чыгышы безнең күңелләрне дулкынландырды. Алар яугир егетләр белән очрашулары турында сөйләделәр. Егетләребезгә безнең ярдәмебез һәм теләктәшлегебез кирәклегенә басым ясадылар. Кичәдә катнашучылар хөрмәтенә җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, биюләр башкарылды, әниләргә шундый батыр уллар үстерүләре өчен олы рәхмәт сүзләре, изге теләкләр әйтелде. Кичәдә катнашучылар оештыручыларның күрсәткән хөрмәтенә, чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу ахырында истәлеккә фотоларга төштек. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Гүзәлия Сәгыйтова, педагог-оештыручы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев