erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Рәхмәт сиңа, әти!

Туган авылыма якынлашам. Машинада әкрен генә музыка яңгырый: Әтиемнең капкалары Гел шулай ачык булсын. Әле шулай, бик күп еллар Күрешергә насыйп булсын.

Эчемнән генә “Амин, амин!” – дип кабатлыйм. Капка төбенә килеп туктау белән, күңелдә гел сөенү, дулкынлану барлыкка килә. Туган нигез... Анда  сине көтәр кеше барлыгын белү – ничек рәхәт бит ул. Әтинең һәрвакыттагыча: “Мендеңмени, кызым, сагынган идем инде”, – дип, аркадан кочып каршы аласын белеп, тиз-тиз өйгә атлыйм. Монда тыныч, рәхәт. Ничә еллардан бирле әти саклап килгән, безне җыя торган туган йорт, җылы учак. Әтиле йорт... Күпләр моның нинди кадерле булуын аңлыйдыр.  “Әй  Ходаем, әтиемә тагы да озын гомер бирсәң иде”, – диеп пышылдыйм.

Арча районы Каратай авылында яшәүче Мәгъсүмов  Вазыйх Мәгъсүм улын тирә-якта  белмәүчеләр аздыр. Тырыш, гадел, кешелекле әтиебез һәркемгә үрнәк булырлык гомер юлы  кичерде. Кечкенәдән,  әтисенә ияреп, балта эшенә өйрәнгән. Соңыннан күпме кешеләргә йортлар салды икән ул. Бер генә көне дә эшсез үтмәгәндер аның. Бик озак еллар “Ватан” совхозында комбайнер булып эшләде. Районда иң алдынгы комбайнер булып, бик күп Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аннары заправщик, гараж мөдире булып эшләгән елларында да гади, ярдәмчел булганы өчен һәркем хөрмәт итте, киңәш-табышка килде. Бүген дә хуҗалык, район җитәкчеләре игътибарын тоеп яши ул.

Эштә генә түгел, гаиләдә дә күпләр сокланырлык  итеп яши белде алар. Әниебез Язгөлем белән 5 бала тәрбияләп үстереп, һәркайсыбызга төпле белем, дөрес тәрбия биреп, тормышта үз урыныбызны табарга  ярдәм иттеләр. Йомшак телле, киң күңелле, аш-суга уңган әниебез туган-тумачага гына түгел, һәркемгә ачык чырайлы, ярдәмчел булды. Әтигә хөрмәт, әти хакы дигән төшенчә әни ярдәме белән безнең күңелебезгә бәләкәйдән сеңә килде. Өебездә беркайчан да тавыш, бер-береңә әйтелгән авыр сүз ишетелмәде. “Балалар барында миңа авыр сүз әйтмә, үземә генә әйтерсең, балалар кычкырышырга өйрәнеп үсмәсеннәр”, – ди иде әти әнигә. Һәрчак эш белән, дөрес киңәш белән тәрбияләде алар безне. Гомер буе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, үрнәк гаилә булып яшәде алар.

Кызганычка каршы, әниебез 20 елдан артык арабызда юк инде. Башта әниебезне, ярты елдан соң төпчек энебезне югалту безгә җибәрелгән иң авыр сынау булгандыр. Шушы кайгыларны кичереп, алга таба яшәп китәргә безгә бары әтиебез ярдәм итте. Авырлыкларны эченә йотып, көч табып, һәркайсыбызны сабыр булырга өндәде. Безне бергә туплап, дөрес киңәше, акыллы сүзе, яратуы белән  безне сөендереп, туган нигезебезнең җылысын саклап яшәде әти. Үзе башлап йөреп төзеткән мәчеттән  һәр көн азан яңгыратып, бар кешенең күңелен сафландырып килде. Биш вакыт намазын укып, уразасын тотып, һәркемгә яхшылык теләде. Яңа туган сабыйларга исем кушты, яшь парларга никах укыды, һәр өйгә Коръән укып, дога иңдерде, бик күпләрне соңгы юлга озатты... Бүген дә һәр туган көнне бисмилла белән башлап, илебезгә, җиребезгә тынычлык теләп, барысына да рәхмәтле булып дога кылып яши әти. 

Әти, син гомерең буе безгә, туганнарыңа,  авылдашларыңа – һәркемгә үрнәк булып яшәдең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Әти! Һәркемгә дә безнең кебек әти яратуын тоеп яшәргә язсын иде, Ходаем. 

Алсу Фәйзиева
Апаз урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев