erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Сак булыгыз, мошенниклар! Ничек иске телефон номеры сезне акчадан мәхрүм итә ала?

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге гражданнарга дистанцион мошенниклык очраклары турында хәбәр итә һәм үзләренең шәхси мәгълүматларын, абонент номерларын кулланганда игътибарлы булырга чакыра.

2026 елның 5 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең тикшерү төркемендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (мошенниклык). Ачыкланганча, 2025 елның 3 октябрендә билгесез зат, Арча шәһәрендә яшәүченең шәхси мәгълүматларыннан файдаланып, алдау юлы белән «СМС ФИНАНС»та 19 157 сумлык займ рәсмиләштергән.

Тикшерү барышында зыян күрүченең «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинеты белән озак вакыт кулланмаганы, шәхси битнең иске абонент номерына бәйләнгән булуы ачыкланган. Җинаятьчеләр, бу номерга керү мөмкинлеген алгач, портал аша микрозайм алуга гариза юллаганнар.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятькә катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Полиция гражданнарга үз сим-карталарын контрольдә тоту кирәклеге турында искәртә. Әгәр сездә кулланмый торган номерлар булса, аларны кәрәзле элемтә салоннарында блоклау яки оператор белән килешүне рәсми рәвештә өзү мөһим. Алай эшләмәгәндә номерлар башка абонентларга тапшырылырга мөмкин, ә бу «Госуслуги» порталында һәм онлайн-банкларда сезнең аккаунтларга керү куркынычын тудыра.
Телефон шалтыратуларына аерым игътибар бирергә кирәк. Әгәр сезгә банк яки куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре булып таныштыручы заттан шалтырату килсә һәм ул счет белән нинди дә булса гамәлләр кылуны таләп итсә, ашыкмагыз. Аз гына шик туганда да, үзегезнең картада күрсәтелгән рәсми номер буенча банкка шалтыратырга кирәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә: банк карталарының реквизитларын, кире ягында өч урынлы кодны һәм СМС-хәбәрләрдән парольләрне беркайчан да һәм беркемгә дә хәбәр итмәскә. Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә, аларга шалтыратырга яки шикле сылтамалар буенча күчәргә ярамый. Шулай ук билгесез номерлардан шалтыратуларга «әйе» сүзе белән җавап бирмәскә киңәш ителә, чөнки мошенниклар законсыз операцияләрне раслау өчен тавыш мәгълүматларын куллана ала.
Уяу һәм игътибарлы булыгыз, бу сезнең акчаларыгызны һәм шәхси мәгълүматларыгызны сакларга ярдәм итәчәк.
Россия эчке эшләр министрлыгының 
Арча районы буенча бүлеге
сорау алу төркеме башлыгы вазыйфаларын башкаручы, полиция капитаны
Бәйрәмгалиева Гөлназ Фәнис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре