“Сандугач” балалар бакчасы Әниләр көнен китапханәдә бәйрәм итте
Россиядә бу бәйрәм рәсми рәвештә 1998 елдан, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Аның максаты – хатын-кызның, әни кешенең дәрәҗәсен күтәрү, тормыштагы кыйммәтен аңлату, гаилә нигезләрен ныгыту.
Әни – йортта җылылык, гаилә учагын саклаучы, бөтен гомерен баласына багышлаучы, безнең уңышларыбыз өчен сөенүче, һәр ялгышыбыз өчен көенүче кеше ул.
Әни ул – дөньяның яме. Ул иң газиз, иң якын кешебез. Бу көнне һәркем әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аңа хөрмәтен күрсәтә.
Арчаның 6 нчы номерлы “Сандугач” балалар бакчасының “Салават күпере” исемендәге мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар әниләр көне уңаеннан әниләре белән берлектә Арча районы балалар китапханәсендә кунакта булып кайттылар. Бәйрәм Әниләр көненең барлыкка килү тарихы, әни кадере турында сөйләшү белән башланып китте. Аннары әниләр турындагы мультфильмнардан (“Мамонтёнок”, “Простоквашино” һ.б.) өзекләр карадылар, әдәби әсәрләр белән таныштылар, уеннар уйнадылар, сорауларга җаваплар бирделәр, әниләр белән бәйле төрле биремнәр үтәделәр. Чара балаларның әниләргә дип әзерләнгән җыр, бию, шигъри котлаулар белән үрелеп күтәренке рухта, бик матур барды. Бәйрәмне йомгаклап балалар әниләре белән берлектә иҗади мастер - класста скрапбукинг техникасында открытка ясадылар. Бәйрәм бик матур, эчтәлекле, җылы атмосферада узды.
Әниләребез заманча алымнар кулланып төзекләндерелгәннән соң китапханәнең тагын да матураюына, заманча уңайлыклар тудырылуына сөенеп,чараны оештыруга көчен керткән һәр кешегә зур рәхмәтләрен белдереп, иҗади уңышлар теләделәр.
Без дә үз чиратыбызда китапханә коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын, барлык әниләрне Әниләр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Арчаның 6нчы номерлы “Сандугач” исемендәге балалар бакчасы тәрбиячеләре: Усманова Раушания Фаруковна,
Сабирҗанова Рәфия Фаруковна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев